Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан табигате энциклопедиясе тәкъдир ителде

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан табигате һәм табигать байлыклары» дип исемләнгән иллюстрацияле энциклопедиясен кабаттан бастыруга багышланган матбугат конференциясендә төп сүз әнә шул...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татарстан табигате һәм табигать байлыклары» дип исемләнгән иллюстрацияле энциклопедиясен кабаттан бастыруга багышланган матбугат конференциясендә төп сүз әнә шул хакта, ягъни Татарстан табигате турында барды.
Чарада ТР Экология министрлыгының мәгълүматлар системасы һәм экология мәгарифе идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин, ТР ФАнең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, Идел-Кама дәүләт табигать биосферасы тыюлыгы директоры Юрий Горшков, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Төбәкне өйрәнү һәм социаль-мәдәни тикшеренүләр үзәге җитәкчесе Лариса Айнетдинова катнашты.
 - Әлеге китап – беренче фәнни-популяр белешмә басмасы, республика табигате турында системалаштырылган белешмәләр җыентыгы. Аның авторлар коллективы – Татарстанның 87 әйдәп баручы галимнәреннән тора, – дип билгеләп үтте Искәндәр Гыйләҗев.

2017 елда аның 500 данә тираж белән беренче басмасы дөнья күрде. Аз тиражда чыгуы белән ул шундук сирәк китаплар исемлегенә керде. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән ул 2019 елда 1000 данә тираж белән кабаттан басылды.
Журналистларны республиканың табигать ресурсларын өйрәнү тарихы, Казан губернасының, хайваннар дөньясы белән Андрей Горшков таныштырды.
Китапның эчтәлеге турында Лариса Айнетдинова сөйләде.
- Энциклопедия үзендәге 7 төп бүлеккә, - диде ул, - 1975 мәкалә туплаган. Алар: геология, казылма байлыклар (178 мәкалә), физик-географик районнар, ландшафтлар, табигый комплекслар, (136), елгалар, күлләр, сусаклагычлар (530), табигать дөньясы, фауна (518), үсемлек дөньясы, флора (512), экология, табигатьтән файдалану, табигатьне саклау (61), 928 иллюстрация; 22 таблица һәм 10 схема.

Дамир Вәлиуллин журналистларны шулай ук Экология министрлыгының эко-мәгърифәт әдәбияты бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге һәм энциклопедияне татар теленә тәрҗемә итү турындагы планнары белән таныштырды.

Ирек НИГЪМӘТИ


Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ