Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан – уртак йортыбыз (интерактив уен)

Максат һәм бурычлар: – Татарстан, район халыкларының милли-гореф гадәтләрен, йолаларын саклау, үстерү, пропагандалау, алдагы буыннарга җиткерү;– традицион халык мәдәниятен яңарту һәм пропагандалау;– ү...

Максат һәм бурычлар:
– Татарстан, район халыкларының милли-гореф гадәтләрен, йолаларын саклау, үстерү, пропагандалау, алдагы буыннарга җиткерү;
– традицион халык мәдәниятен яңарту һәм пропагандалау;
– үсеп килүче буында Татарстан, районыбыз халыклары гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә хөрмәт тәрбия-
ләү аша толерант аң формалаштырырга тырышу;
– төрле халыклар мәдәнияте аша укучыларда эстетик, әхлакый, ватанпәрвәрлек сыйфатлары тәрбия-
ләү;
– районыбызда яшәүче милләтләрнең тарихын, телен, мәдәниятен чагылдыручы чыганаклар белән танышу, аларны өйрәнү.
Аудитория: 5 – 11 нче сыйныф укучылары.
Җиһазлау: компьютер, экран, презентация, милли киемнәр.
Әзерлек этабы: укучыларга уенга бер атна кала районыбызда яшәүче төрле халыклар – татар, рус, керәшен, мари, удмурт халыкларының тарихы, көнкүреше, йолалары, дине, аш-суы белән танышырга тәкъдим ителә. Зал 2021 ел Татарстанда
туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы логотибы, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстан халык-
лары бәйрәмнәреннән күренешләр белән бизәлә. Укучылар сыйныфлап төрле милләт киемнәрендә киләләр, «Туган тел» җырын шул милләт телендә башкарырга әзерләнәләр. Залны җиһазлау өчен музей экспонатлары да файдаланыла.
Уен барышы
Укытучы. Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып, Татарстан Президенты Указы нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Инде 2009 елдан бирле үткәрелеп килүче Парламент дәресләре дә быел шул тема астында уза. Без дә бүген шул чараларның берсенә – сыйныфтан тыш чарага җыелдык.
Һәр халыкның үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра.
Җир шарында яшәүче халык 6 меңнән артык телдә сөйләшә. Телләрнең һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора. Барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.
Ә безнең туган телебез – татар теле – дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала. Татарлар өчен инглиз телен өйрәнү дә читен түгел, без аны тизрәк, җиңелрәк өйрәнәбез.
Бүгенге чарабызда Мамадыш районында яшәүче төрле халыклар – татар, рус, керәшен, мари, удмурт халыкларының көнкүреше, йолалары, бәйрәмнәре, диннәре белән танышырбыз, бу халыклар тормышын иң күп белүчене ачыкларбыз.
Уен-ярышыбыз ике турда узачак. Беренче турда катнашучыларның барысына да бер үк төрле сораулар тәкъдим ителер. Икенче турда катнашу өчен дүрт укучы сайлап алыначак. (Сораулар компьютерга җыела, экранга төшереләләр. Уйлар өчен бер минут вакыт бирелә. Укучылар җавапларны кәгазь битләренә яза, җавапларның төгәллегенә карап,
4 укучы II турга үтә.)

I тур өчен сораулар

  1. Мамадыш районының марилар яши торган авылларын санагыз. (Гришкино, Каргалы, Яңа Черкас, Иске Черкас, Зур Шыя.)

  2. Мамадыш районының кайсы авыллары удмурт авыллары? (Түбән Оча, Яңа Оча, Пойкино.)

  3. Татарстандагы халыкның якынча милли составы. (Татарлар 53 % тан күбрәк, руслар – 39 %, чувашлар – 3 %, удмуртлар, мордвалар, марилар, украиннар, башкортлар, азәрбайҗаннар һәм башка милләт вәкилләре – 5 %.)

  4. Мамадыш районында яшәүче милләт вәкилләре телләренең кайсылары төрки телләр төркеменә керә? (Татар, чуваш, башкорт.)

  5. Татарстанда телләре фин-
    угор телләр төркеменә керә торган кайсы халыклар яши? (Мари, удмурт, мордва.)


II тур (Электрон рәвештә бара. Экранга компьютерда эшләнгән махсус табло төшерелә.)













































 БәйрәмАш-суДинЙола
1 нче блок – татарлар10203040
2 нче блок – руслар102030
 
40
3 нче блок – керәшен татарлары102030
 
40
4 нче блок – удмуртлар
 
102030
 
40
5 нче блок – марилар102030
 
40

(Саннар артына гиперсылтама ярдәмендә сораулар яшерелгән. Уенда катнашучылар чират буенча үзләре теләгән блоктан, үзләре теләгән санны атыйлар. Оператор әлеге сан артына яшерелгән сорау-
ны ачып бирә. Җавап дөрес булган очракта, уенчыга үзе атаган ячейкада күрсәтелгән сан кадәр балл языла. Нәтиҗәләр махсус таблода күрсәтелеп барыла. Шулай итеп, чират икенче укучыга күчә.)

Нәтиҗәләр язып бару өчен табло








































































































  Уенчыларның
 исем фамилияләре
 
ТатарРусКерәшенУдмуртМари 
б
а
р
ы
сы
12341234123412341234
                    
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
                 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
                 

Дөрес җаваплар буенча баллар санала, урыннар билгеләнә.
2 нче тур өчен сораулар
(1 нче сорау – әлеге халыкның милли бәйрәме, 2 нче сорау – аш-суы, 3 нче сорау – дине, 4 нче сорау –
йоласы буенча.)

Татарлар

  1. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча «яңа көн» дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Төрки халык буларак татарларда да бу бәйрәм бар. Нинди бәйрәм ул? Кайчан уза? (Нәүрүз бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән вакытка – 21 – 22 мартка – туры килгән. Язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.)

  2. Татарларның туклану тарихына килгәндә, галимнәрдән К.Фукс,
    К.Насыйри хезмәтләре бар. Алардан тыш, тагын кемнәр бу хакта язган? (Ризаэддин Фәхреддиннең төрле-төрле нәсыйхәт китапларында бу темага шактый урын бирелә. Ул яшелчә ризыкларын – күбрәк, итне азрак ашарга әйдәгән, күп ашамас-
    ка, ашаганнан соң, физик күнегүләр белән булышмаска һ.б. киңәшләр бирә. Чәйне, каһвәне сөтләп эчәргә кирәк икәнен дә язып үтә әле ул.)

  3. Күренекле галим Шиһабетдин Мәрҗани: «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый», – дигән. Ул нәрсәләрне күздә тоткан? (Боларның берсе – милли тел, икенчесе –
    милли кием, өченчесе – милли
    гореф-гадәт.)

  4. Татар халкының онытыла башлаган матур йолаларының берсе – Сөмбелә бәйрәме. Аның төп атрибутларын әйтегез. (Көз көне халык мул уңыш җыеп алган һәм көн белән төн тигезләшкән чакта –
    21 – 23 сентябрь көннәрендә – Сөмбелә бәйрәме уздырыла.


Сөмбелә – башак дигән сүз, шуңа күрә бәйрәмнең төп атрибутлары – башак һәм Сөмбелә исемле кыз.)
Руслар

  1. Русларның суга багышланган бәйрәме. Бу көнне коеларны ләмнән чистарталар, кызлар үлән белән багучылык итәләр, кыр чәчәкләрен суда агызалар. Бу нинди бәйрәм? (Иван Купала.)

  2. Рус йортында бу эчемлек булу йортта тынычлык һәм бәрәкәт булу билгесе дип саналган. Рус халкының әлеге милли эчемлеге ничек атала? Ул нәрсәдән әзерләнә? (Бу – квас, ипидән эшләнә.)

  3. Руста беренчеләрдән булып христианлык кабул иткән хатын-
    кыз. (Княгиня Ольга, 957 ел.)

  4. Икмәк (каравай) пешерүнең, аны табынга бирүнең руста үз йолалары булган. Шуның берничәсен атап китегез. (Икмәк пешерүне кияүдәге хатыннарга гына тапшырганнар. Ә табынга егет кеше чыгарырга тиеш булган. Икмәк пешерү финанс ягыннан тотрыклылык билгесе саналган.)


Керәшеннәр

  1. Керәшеннәрдә Раштуадан соң үткәрелә торган дини бәйрәм ничек атала? Аның асылы нинди? (Нардуган. Әлеге бәйрәм – үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.)

  2. Татарлар бу ризыкны – кыстыбый, ә керәшеннәр күзикмәк диләр. Ни өчен? (Күзикмәк ул – кыстыбыйның тышы, көлчәсе, җәймәсе. Эченә бәрәңге кыстыргач, кыстыбый була. Ни өчен күзикмәк дигәндә, аны табада пешергәндә, ул кабара, табага тиеп торган җирләрендә кечкенә генә «күзләр» барлыкка килә. Шуңа күрә ул – «күзле икмәк».)

  3. Татарларда кияү белән кәләшне кавыштыруның дини йоласы никах булса, керәшен халкында ул ничек атала? (Кәбен кою.)

  4. Керәшен татарларының йолалары бик күп. Шуларның берсендә үрсәни, үрсәти катнаша. Ул нинди йола? (Бала туу белән бәйле йола: бәби тугач, җыр җырлаганнар, бәби туе ясаганнар. Бала тугачтын бер атна-ун көннәнме чукындырганнар. Баланы чукындыру йоласын үтәгәндә катнашкан кешеләр үрсәни, үрсәти (крёстные) дип йөртелә. Алар балага бишек җыры көйләгән.)


Удмуртлар

  1. Удмурт халкында Май чабу (Масленица) бәйрәме ничек дип атала? Ул ничегрәк үтә? (Вой дыр. Бөтен йортларда коймак пешә, туганнар җыелыша, хәтта туйлар да уза. Бу – уеннар бәйрәме: балаларны атларда йөртәләр, кар тауларыннан шуалар.)

  2. Пилмән удмуртларның иң танылган милли ризыгы булып санала икән. «Пилмән» сүзе удмурт теленнән алынган. Ул ничек тәрҗемә ителә? («Пельнянь» удмурт телендә «колак» һәм «камыр» сүзләре кушылмасы буларак тәрҗемә ителә. Пилмән, чыннан да, колакка охшаган бит.)

  3. Бүгенге көндә удмуртлар христиан динен тотсалар да, аларда мәҗүсилек элементлары азмы-күпме сакланган. Мәсәлән, удмурт халкында язгы кыр эшләре беткәч уздырыла торган бәйрәм ничек атала? («Гырон быдтон» – мәҗүси вакыттан сакланган бәйрәм. Хәзер җиргә табынмасалар да, бәйрәм милли уеннар белән үрелеп бара. Ул формасы ягыннан татарның Сабан туена охшаган. Бәйрәм вакытында удмуртлар зур чуен казанда аш пешергәннәр һәм аны казаннан зур агач чүмеч белән алганнар.)

  4. Русларда кунакны ипи-тоз белән каршы алалар. Ә удмуртларда бу йола нидән гыйбарәт? (Ипи һәм май белән яки май белән.)


Марилар

  1. Мари халкының төп бәйрәме ничек атала, һәм ул нинди уңайдан уздырыла? (Семык. Ул җәй якынлашуны белдерә.)

  2. Ашап-эчеп, кунак булганнан соң, табын яныннан торгач, шундук өйдән чыгып китәргә ярамый. Берничә минут утырып тору кирәк. Моны марилар бигрәк тә яшь кызларга кисәтү кебек әйтә. Кызларны нәрсәдән кисәткәннәр? (Кияүгә чыкмыйча калулары ихтимал!)

  3. Мариларның күпчелеге нинди диндә, һәм алар табыну агачы итеп кайсы агачларны сайлыйлар? (Мари халкының күпчелеге – мәҗүси. Табыну агачлары итеп юкә, каен, наратны сайлыйлар.)

  4. Бу йорт хайванын мари
    крестьяннары бигрәк тә хөрмәт
    итәләр. Марича Яңа ел бәйрәме – Шорыкйол аның исеме белән бәйле. (Сарык. Аның үрчемлелеге муллык билгесе булган. Шорыкйол «сарык аягы» дип тәрҗемә ителә.)


Нәтиҗә ясау.
Иң күп бал җыючы абсолют җиңүче дип табыла. Гран-при тапшырылырга мөмкин. Калганнарга, балл җыюларына карап, «Иң яхшы удмурт белгече», «Иң яхшы мари белгече», «Иң яхшы керәшен белгече» һ.б. дигән дипломнар тапшырылырга мөмкин.
Ахырдан төрле телләрдә «Туган тел» җыры җырлана.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең
югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ