Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «Идел сукмагы» проекты эшли башлады

Татарстанда «Идел сукмагы» проектын эшләтеп җибәрделәр,  бу – Иделнең уң яры буйлап Ульяновск өлкәсе чикләреннән Чувашиягә кадәр Казан шәһәрендә өстәмә участок белән җәяүле маршрут.350 км озынлык...

Татарстанда «Идел сукмагы» проектын эшләтеп җибәрделәр,  бу – Иделнең уң яры буйлап Ульяновск өлкәсе чикләреннән Чувашиягә кадәр Казан шәһәрендә өстәмә участок белән җәяүле маршрут.
350 км озынлыктагы трек 5 районны, 100 дән артык мәдәни мирас объектын һәм 26 махсус саклана торган табигый территорияне үз эченә ала. Теләге булганнар биредә кыска җәяүле йөрүгә яки дәвамлы походка чыга ала. Тәҗрибәле сәяхәтчеләр өчен бөтен маршрутны узу 12–14 көнгә тулырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Шәһәрләрне үстерү институтының матбугат хезмәте.
Проект өчен махсус рәвештә мобиль кушымта эшләнгән, аның ярдәмендә «Идел сукмагын»да кызыксындырган объектларны табарга һәм маршрутлар төзергә мөмкин. Монда ук истәлекле урыннар һәм трекның барлык участоклары турында җентекле мәгълүмат урнаштырылган. Кушымта Android һәм iOS платформаларында йөкләп алу өчен каралган.
Быел сукмакның беренче чиратын төзекләндерү планлаштырыла, анда ял итү урыннары, маршрут буенча навигация һәм катлаулы участоклар җиһазландырылачак. Трек елына 9 ай буена тулысынча яки өлешчә ачык булачак. Җәй көне монда бушлай чаралар сериясе уздыру планлаштырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ