Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда «ТРның атказанган хатын-кызлары» проектын башлап  җибәрәчәкләр

«Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары» төбәк проектын «Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары башлап җибәрә, дип хәбәр итте берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева.Прое...

«Татарстан Республикасының атказанган хатын-кызлары» төбәк проектын «Мәрхәмәт - Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлары башлап җибәрә, дип хәбәр итте берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева.
Проектта республиканың, илнең дәүләт, икътисади, социаль, фәнни һәм мәдәни үсешенә зур өлеш керткәннәре, законлылыкны ныгытудагы, сәламәтлекне һәм тормышны саклаудагы, тәрбияләүдәге казанышлары, актив хәйрия эшчәнлеге һәм башка казанышлары өчен Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булган хатын-кызлар катнаша ала. Проект һөнәрләрнең абруен күтәрү, республика хатын-кызларының социаль яктан әһәмиятле казанышларын һәм шәхси казанышларын данлау традицияләрен торгызу максаты белән эшләнә. Моннан тыш,  бүләкләргә лаек булган хатын-кызлар турында бердәм җыентык әзерләү һәм бастырып чыгару да планлаштыра.
Проектның беренче этабы 2022 елның 1 маеннан 2023 елның 8 мартына кадәр, ә икенче этабы  2023 елның 8 мартыннан 2024 елның 8 мартына кадәр үтәчәк.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ