Татарстанда янгыннарда һәлак булучыларның күбесе исерекләр
Ел саен көз һәм кыш беренче салкыннар башлангач, янгыннар саны арта башлый. Иң зур динамика, гадәттәгечә, торак секторында күзәтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конфе...
Ел саен көз һәм кыш беренче салкыннар башлангач, янгыннар саны арта башлый. Иң зур динамика, гадәттәгечә, торак секторында күзәтелә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, янгыннарда һәлак булучыларның күбесе исерекләр. Татарстанда көзге-кышкы чорда янгыннарда һәлак булган кешеләрнең дүрттән өч өлеше янгын чыккан вакытта исерек булган.
Тагын 6% ы йоклаган вакытта һәлак була, калган 14% ы – башка сәбәпләр аркасында. Статистика шулай ук күпчелек очракта янгын вакытында пенсионерлар һәм эшсез кешеләрнең һәлак булуын күрсәтә.
«Кешеләрнең янгыннарда һәлак булуының иң еш очрый торган сәбәпләре – ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу, янгын куркынычсызлыгы һәм ут төртү. Янгын вакытында үлү очракларының 70% тан артыгы ут белән саксыз эш иткәндә, 25% ы электр җиһазларын дөрес кулланмаганда килеп чыга», – дип сөйләде Максим Трущин.

Фәния Лотфуллина
Комментарийлар