Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстаннан кемнәр Путин мактавына лаек?

Татарстандагы алты хезмәткәрнең эшчәнлеге Россия  Президенты Владимир Путин имзалаган Рәхмәт хатлары  һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.Коронавирус чорында  мәгариф учреждени...

Татарстандагы алты хезмәткәрнең эшчәнлеге Россия  Президенты Владимир Путин имзалаган Рәхмәт хатлары  һәм Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде.
Коронавирус чорында  мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеген тәэмин итүдә зур өлеш керткәннәре өчен Казанның Совет районы  Мәгариф идарәсе башлыгы  Эльмира  Арсланова,  Чаллыдагы 58 нче  мәктәп директоры  Лиза  Нәбиуллина,  Арча районы Наласа гомумбелем бирү  мәктәбе укытучысы Мөнирә Сабирова Президентның Мактау грамотасына лаек булдылар.
Хезмәттәге аерым уңышлары өчен агропромышленность һәм транспорт комплексында  проектлаштыру Институты  генераль директоры  Рәшит  Хәбибуллин, Казан Мәдәният идарәсе   башлыгы  Азат Абзалов һәм Казан милли тикшеренү технология университеты  технигы Андрей Мордвинов адресына  Рәхмәт хатлары  юллануы хакында Президент аппаратыннан  шатлыклы хәбәр килеп иреште.
Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ