Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татарстанның иң яхшы тарих укытучысы» исеменә кемнәр лаек булыр?

Күпләрегез күптән зарыгып көтә торгандыр инде. «Мәгариф» журналы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, тарих укытучылары арасында иң яхшы дәрес эшкәртмәсенә иҗади конкурс игълан иткән...

Күпләрегез күптән зарыгып көтә торгандыр инде. «Мәгариф» журналы, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә, тарих укытучылары арасында иң яхшы дәрес эшкәртмәсенә иҗади конкурс игълан иткән иде. Күпләрдә ул зур кызыксыну уятты. Кайбер дәрес эшкәртмәләре белән инде журналыбыз битләре аша танышырга да өлгердегез. Конкурс елдан артыкка сузылса сузылды, инде аңа йомгак ясап, җиңүчеләрен ачыклар вакыт  та җитте. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, тарих фәннәре докторы Фаяз Шәриф улы Хуҗин рәислегендәге мәртәбәле жюри конкурска килгән эшләрне  барлап, түбәндәге ун авторны 2 нче турга үткәрде. Менә кемнәр алар?

  1. ВАФИНА Рената Илназ кызы, Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Школьный музей как хранитель исторической памяти в условиях цифровой трансформации» язмасы белән.

  2. ЗАҺИДУЛЛИНА Гөлнар Мәхмүтгәрәй кызы, Буа районы Иске Суыксу урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Рус дәүләте һәм Бату хан» язмасы белән.

  3. КАШАПОВА Рузалия Рәшит кызы, Азнакайдагы 9 нчы урта мәктәпнең тарих укытучысы – «Җепшетү»: 1950 еллар уртасы–1960 еллар башы. 1953 – 1964 елларда районыбыз үсеше. Н.С.Хрущевның эшлекле визиты» язмасы белән.

  4. КОНСТАНТИНОВА Лидия Семён кызы, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Татарстан гражданының хокуклары һәм бурычлары» язмасы белән (Мәгариф, 2022, №3).

  5. СӨЛӘЙМАНОВ Рамил Хафиз улы, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Ризаэддин Фәхреддин мирасы» (Мәгариф, 2022, №7) һәм «Александр II нең 1861 елгы крестьян реформасы» язмалары белән.

  6. ХӘЙРЕТДИНОВА Гөлфия Нух кызы, Казандагы 16 нчы гимназиянең тарих укытучысы – «Посещение Екатериной II в Казань в 1767 году» язмасы белән.

  7. ХӘЙРУЛЛИН Ринат Миңлегаян улы, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы – «1100 еллык тарих эзеннән» (Мәгариф, 2022, №5), «Россия һәм Татарстан тарихында Пугачёв восстаниесе» (Мәгариф, 2022, №9) язмалары белән.

  8. ХӘЙРУЛЛИНА Альбина Рәшит кызы, Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Дидактическая игра «Назови имя» язмасы белән.

  9. ХӘСӘНОВ Рамис Илгиз улы, Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның тарих укытучысы – «Идел-Болгар йортының ислам динен кабул итүенә 1100 ел» язмасы белән.

  10. ШӘРИПОВА Гөлшат Әхмәтшәех кызы, Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең тарих укытучысы – «Изге Болгар тарихын барлыйбыз» язмасы белән (Мәгариф, 2022, №8).


Жюри шушы язма авторлары арасыннан «Теманы иң тулы, тирән итеп яктыртучы», «Татарстан һәм Россия тарихын интегратив укытуда иң уңышлы методик эшкәртмә авторы», «Тарих дәресендә мәктәп музее ролен иң яхшы яктыртучы» номинацияләре буенча өч җиңүчене билгеләячәк. Алар 15 майда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узарга тиешле тарих укытучылары конференциясе барышында игълан ителәчәк.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ