Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләчедә экологик конференция

Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә укучылар өчен «Әйләнә- тирәбездә экология» дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды. Экология темасына багышланган конференцияләр бу мәкт...

Теләче районы Шәтке урта мәктәбендә укучылар өчен «Әйләнә- тирәбездә экология» дип исемләнгән республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе узды.
 Экология темасына багышланган конференцияләр бу мәктәптә ел саен оештырыла. Тирән эчтәлекле чыгышында әлеге мәктәпнең директоры, Татарстанның атказанган укытучысы Александр Алексеевич Ибушев түбәндәгеләрне сөйләде: “Безнең мәктәп озак еллар укучыларга экологик тәрбия бирү юнәлешендә эшли.  Бу эштә безгә Казан федераль университетының география-экология бүлеге арасындагы элемтәнең зур булуы – олы ярдәм. Безнең мәктәп белән университет арасындагы килешү нигезендә 15 ел инде максатчан эш алып барыла, ә 2015 елдан Шәтке урта мәктәбе инновацион мәйданчык дип игълан ителде. Бу  безгә эшләр өчен тагын да зуррак мөмкинлекләр ачты. Мәктәптә Бөтенроссия, республика күләмендәге семинарлар, конференцияләр үткәрү мөмкинлеге туды”. Директор шулай ук зур-зур бәйгеләрдә, олимпиадаларда уңышка ирешкән укучылар, укытучылар исемен атады. Чара барышында аларга Мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды. Теләче районы мәгариф бүлеге башлыгы Наталья Владимировна Карпова, район башлыгы урынбасары  Динар Сәет улы Гыйниятуллин, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге каршындагы яшьләр клубы җитәкчесе Рөстәм Шәриф улы Фәрхуллин, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгече Фирдәүсә Камил кызы Латыш, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры Илгизәр Тимергали улы Гайсиннар чыгыш ясады. Илгизәр Тимергали улы үз чыгышында  Шәтке мәктәбе коллективының көчле, дус, бердәм, эшкә сәләтле булуын ассызыклады. Ул шулай ук мәгариф бүлеге белән бергә район администрациясенең дә мәктәпләр белән тыгыз эшләвен үрнәк итеп күрсәтте. Мәктәп директоры үз  чыгышында күрсәткән ярдәме өчен Илгизәр Тимергали улы Гайсинга аерым рәхмәтләрен җиткергән иде.

Әлеге чарага мәктәп коллективы бик яхшы әзерләнгән. Көн кадагындагы табигатьне саклау мәсьәләсенә багышланган сыйныфтан тыш бик эчтәлекле чара, укучылар рәсемнәреннән, сыерчык ояларыннан,  кул эшләреннән оештырылган конкурс-күргәзмәләр – барысы да югары дәрәҗәдә иде.

 
Конференциянең тантаналы өлешеннән соң, укучылар секция эшләренә таралды. Алар биш секциягә бүленеп эшләде. Иң-иңнәре төрле дәрәҗәдәге дипломнарга, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы бүләкләренә лаек булды. Әлеге зур чарада Теләче, Балык Бистәсе, Биектау, Саба, Арча, Мамадыш районы укучылары катнашты. Сүземне тагын мәктәп директоры Александр Алексеевич Ибушев чыгышыннан өзек белән тәмамлыйсым килә:
“Аңлы экологик белемле шәхес формалаштыруда беренчел белем-тәрбия максаты – экологик культура булдыру. Ә бу бары тик балалар бакчаларыннан, мәктәптән башланганда гына нәтиҗәле була. Кадерле укучылар, сезнең җитәкчеләрегез – хөрмәтле укытучылар! Табигатебезнең чисталыгы, сулар һавабыз, эчәр суларыбызның сафлыгы үзебездән дә тора.  Шуны тирән аңлаганда гына сәламәт, озын гомерле булырбыз”.

Бик яхшы оештырылган, күп хезмәт куелган конференциядә татар мәктәпләреннән килгән укучыларның да русча чыгыш ясавын аңлап бетермәдем. Соравыма укучылар: “Комиссиядә рус кешеләре утырыр, безне аңламаслар дип курыктык”, – дип җавап бирде.  Ә  балаларның туган телләрендә чыгыш ясаганнарына: “Афәрин!” –  диясе генә кала.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

 Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Игътибар белэн укысагыз, анда суз Телэче районы турында гына бармый... Мэкалэнен исемен эз генэ жисеменэ туры китертеп куймаганнар.)) Автор: Автор

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ