Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» бәйгесе дәвам итә.Бәйгегә сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Габдулла Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар (шигырьләр нинди телдә яңгыраса да ярый) кабул ителә. Эшләрне 2021 елның 20 апреленә кадәр [email protected] адресы буенча юлларга кирәк. Конкурста катнашу һәркемне канатландыра, үз көчеңне сынап карарга мөмкинлек бирә. Дуслар катнашыгыз һәм җиңегез! Бүген сезгә Теләче районының Иске Җөри балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек Камил Галимбековның видеоязмасын карарга чакырабыз. Музыка җитәкчесе: Гөләндәм Зарипова.
Катнашуың өчен рәхмәт Камил!
Молодец!!! Бик матур һәм сәнгатьле сөйләдең!!!