Логотип Магариф уку
Цитата:

Төбәкара «Аулак өй – көрәш» проектының студентлар өчен зона ярышлары башлана

Татар әдәбияты классикасын өйрәнү, гореф-гадәт, милли йолаларны яңарту максатыннан Төбәкара «Аулак өй – көрәш» проекты студентлар өчен зона ярышларын уздыра.ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшл...

Татар әдәбияты классикасын өйрәнү, гореф-гадәт, милли йолаларны яңарту максатыннан Төбәкара «Аулак өй – көрәш» проекты студентлар өчен зона ярышларын уздыра.
ТРның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары лигасы ярдәме белән оештырылган Төбәкара «Аулак өй - көрәш» проектының зона ярышлары Россия Федерациясендә  «Укытучылар һәм остазлар» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан 27 мартта Казан шәһәрендә уздырыла.
Зона ярышларында:

  • Филология һәм мәдәниятара элемтә институты «Әллүки» иҗат берләшмәсе;

  • КФУ Филология һәм мәдәниятара элемтә институты Татар теле белеме кафедрасының журналистика бүлеге студентлары;

  • КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты каршындагы Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студентлары;

  • КФУның Алабуга институты студентлары көч сынашачак.


Чара Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында (ТР, Казан шәһәре, Петербургская ур., 55Б) 2023  елның 27  мартында 11.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр уза. Элемтә өчен телефон: 8 939 388 – 28 – 33.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ