Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш дәресләрен биргән укытучым

Балачакта мин укытучы булырга хыяллана идем. Хәер, бер мин генә түгел инде – никтер «Үскәч кем буласың?» дигән сорауга иң популяр җавап иде ул безнең чорда. Әле дә уйлап утырам: һәр чорның үз балачак...

Балачакта мин укытучы булырга хыяллана идем. Хәер, бер мин генә түгел инде – никтер «Үскәч кем буласың?» дигән сорауга иң популяр җавап иде ул безнең чорда. Әле дә уйлап утырам: һәр чорның үз балачак хыялы бар, ахры, ул. Сабый һәм үсмер чаклары узган гасырның 90нчы елларына туры килгәннәр – космонавт, без менә – укытучы, хәзерге балалар... Ә аларныкы көн дә үзгәрә...

Сүз башым укытучы иде бит әле. Минем уенчыкларым күп булган. Менә шуларның барысын да тезеп утыртып, аларга дәрес аңлатып йөргәнем һаман исемдә. Монысы «А», монысы «Б» була, имеш. Тавыш-тыннары чыкмый, тыңлап кына утыралар, соңга калучы юк. Алайса, ник әни мәктәптән арып кайта?
Акыл керә башлагач, дип әйтә алмыйм инде, бераз нәрсәнең нәрсә булуын аңлый башлагач, аңладым мин чикләвекнең кайда икәнен. Башка балалар да минем күк тиктормас бит ул, шуңа күрә арыйлар. Ә мин тыңлата алачакмын! Соңыннан укытучы һөнәренең тыңлату белән дәрес аңлатудан да мөһимрәк яклары күренгәли башлады. Ә хәзер исә, гомумән, мөгаллимнәрнең дәрәҗәсен күрмәүче, аларны санламаучыларны күрәм дә теш кысам. Аптырыйм. Ничек? Ничек инде син шәхес буларак үскән чагыңның матур һәм ямьсез чакларында яныңда булган, белем биргән, тәртипкә өйрәткән кешегә шундый мөгамәләдә була аласың?

Тагын читкә тайпылдым. Алда саналган сыйфатларга өстәп, һөнәренең асылын белгән укытучыларның укучылары белән бер тиң була белүен, шул ук вакытта үзен өстен яктан күрсәтә алуын да әйтер идем. Безнең 10 – 11 нче сыйныфларда сыйныф җитәкчебез булган Ринат Миңлегаян улы Хәйруллин әнә шундый иде.
Чамалыйсыздыр инде, җитлегеп килгән вакыт, элек гадәти күренгән нәрсәләргә йә ярсыган, йә бөтенләй игътибар итмәгән чор. Сабыйлыктагы самимилекнең тиребездән куба башлаган чагы. Тагын ике елдан яңа тормыш башлыйсы. Аңа өстәп, имтиханнар белән куркыталар. Рухың сынарга тора. Физик яктан да авыр. Һәрхәлдә, ул еллар шундый яклары белән дә истә калган. Ринат абый безне яхшы аңлаган, күрәсең.

Бер мәлне Казанга киттек. Ике машинага төялдек тә, таш каланың искиткеч манзараларын һәм хоккей карарга дип, юлга чыктык. Искәртергә кирәктер: Ринат Миңлегаян улы – бик көчле тарих укытучысы. Тагын шуны искәртәм: мин тарих фәнен яратмый идем. Ләкин монда бит китап укып утыру түгел. Мең елдан артык тарихы булган шәһәр турында сөйлиләр. Әле дә «Тукай» метростанциясе тукталышы янындагы күпереп-күпереп чыккан таш юлга карыйм да, сыйныфыбыз белән кылган беренче сәяхәт искә төшә. Тарих, дигәннән, Болгарга да сәфәр кылдык без. Аннан соң әлеге тарихи калага берничә барылды – анда да Ринат абый сөйләгәннәр хәтердә булу ачыкланды.

Аннан концерт куюлар. Юк, беребез дә сәхнә кешеләре булмадык. Бәлки, әлегә дип өстәү хәерлерәктер бу урында. Ләкин сәгать ярым-ике сәгатьлек тамаша күрсәтә идек. Якын тирәдәге авылларга «гастрольләр» белән дә йөрдек әле. Яшерен-батырын түгел, имтихан белән каткан башны бу бик җебетми күк тоела иде. Арылгандыр да инде. Ләкин кызык иде ул чаклар. Алты бөртекнең һәркайсында кимендә өч вазифа: җырчы, биюче, нәфис сүз остасы, музыка коралында уйнаучы, гимнаст, чәчтараш, визажист, стилист – бәлки, санап та бетермәгәнмендер. Идеядан алып аны тормышка ашыруга кадәр шактый көч түгелә. Гадәттә, идея авторы – бу процесста иң нык борчылучы кеше. Ринат абый тәкъдиме белән куелган бу концертлар аның таләпчән һәм принципиаль булуы аркасында да яхшы узды ул. Хәзер уйлыйм инде: элек ул миңа урыны-урыны белән кырысрак тоела иде (билгеле, шулай булырга тиешлеген аңлый идем үзем), бу – аның безнең өчен үз балаларыныкыдай күреп җан атуыннан булмаган микән?

Үз балалары, дигәннән. Менә без өч авылдан җыелган алты бөртек (соңыннан бишкә калдык) бала идек инде. Ринат абыйның да үз балалары, оныклары бар, югыйсә. Өйдә тормыш иптәше көтеп тора. Берәү булса: «Һи, миңа нәрсәгә инде бу сәяхәтләр, концертлар, болай да эш җитәрлек», – дияр иде. Болай да аңламаучылар булгандыр. Чит балалар өчен җаваплылык алып, алар белән көннәренең күп өлешен үткәрүче укытучылар хәзер бик күренми дә. Тормыш дәресләрен бирүчеләр дә сирәк.
Ринат абыйны, ким дигәндә, менә шул сыйфатлары өчен хөрмәт итәргә була. Дөнья күрмәгән, җәмгыятьнең бер өлеше булып үсмәгән, тарихын белмәгән балага тормышта үз урынын табу бик кыен. Язу-сызудан башын да күтәрмичә, көнен-төнен китапка багынып уздырган мәктәп укучыларына югары уку йортларында авырга туры килә. Сәфәрнең ни икәнен белмәгән, үз тырышлыгының җимешләрен үзе ашамаган, татулык һәм дуслыкның кадерен үзе күреп олыгаймаган үсмергә бу кыйммәтләрне сеңдерү мөмкин эш түгел диярлек. Ринат абый безгә гел: «Уку белән генә чикләнмибез, балалар!», – дия килде. Ял итүнең ямен һәм тәмен күрсәтте. Бәлки, мин моны элек аңлап җиткермәгәнмендер. Кешенең табигате шундый бит инде ул.

Ни генә булса да, тормышымда яхшы укытучылар шактый булды. Минем бүгенгемә өлеш кертүче мөгаллимнәргә зур хөрмәт белән карыйм. Әлеге язмамның герое – шундыйларның берсе. Ринат абыйга чиксез рәхмәтемне белдереп, барлык мөгаллим һәм мөгаллимәләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, шушы урында нокта куям.
 

Лилия ГЫЙМАЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ