Логотип Магариф уку
Цитата:

"Туфан мәктәбе"нең чираттагы кунагы

“Ике канатлы” гимназия дип йөртәләр Казанның Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясен. Бер канаты Ф.Аитова булса, икенчесе Т.Миңнуллин. Шуңа да әлеге исемнәргә бәйле чаралар...

“Ике канатлы” гимназия дип йөртәләр Казанның Ф.Г.Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиясен. Бер канаты Ф.Аитова булса, икенчесе Т.Миңнуллин. Шуңа да әлеге исемнәргә бәйле чаралар да гадәти күренеш биредә. Әйтик, укытучылар һәм укучылар өчен Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни–гамәли республика конференциясе үткәрү дә матур традицияләрнең берсе булып тора. Максаты изге - татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Миңнуллинның әдәби мирасын өйрәнү  аша милли үзаң тәрбияләү. Драматург, җәмәгать эшлеклесе үзе исән чакта ук башлап җибәргән «Туфан Миңнуллин премиясе», «Туфан Миңнуллин беләзеге» тапшыруы кебек матур чаралар әле булса үткәрелеп килә. Аның берсе туган телебезне камил дәрәҗәдә белеп, укуда, сәнгать яки спорт юнәлешендә уңышларга ирешкән укучыга бирелсә, көмеш беләзек дигәнебез «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә гимназияне  иң яхшы билгеләргә тәмамлаган чыгарылыш сыйныф кызына тапшырыла. Халык теленә “Туфан мәктәбе” буларак кергән сүз дә үзе бер матур проект буларак эшли хәзерге көндә.

“Туфан мәктәбе”нә кунаклар чакырган көн дә гимназиядә олы бер вакыйгага әверелә.  Моңа кадәр  әлеге проект кысаларында узган чарада халык шагыйре Разил Вәлиев, Туфан аганың кызы Әлфия Юнысова-Миңнуллина катнаша. Шушы көннәрдә драматург һәм прозаик, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый, Саҗидә Сөләйманова, Гамил Афзал, Туфан Миңнуллин исемендәге премияләр лауреаты - Данил Хәбибрахман улы Салихов “Туфан мәктәбе”нең чираттагы кунагы  буларак  гимназиядә булып китте.
– Очрашу гадәттәгечә  Туфан музеенда "12 нче гимназиядән - 12 сорау" форматында барды. Кунакка алдан ук 12 сорау әзерләп куйган идек.  “Мәктәп”нең һәрберсе Туфан ага белән бәйле матур истәлекләре белән күңелгә кереп кала, –ди очрашуны оештыручы кызларның берсе 11нче сыйныф укучысы, “Шаян ТВ” каналы алып баручыларының берсе Зилә Хәбибуллина.

Расиха ФАИЗОВА


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ