Тукай премиясе 1 миллион сумга кадәр артачак

«Ватаным Татарстан» газетасына биргән әңгәмәсендә Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Тукай премиясе күләменең 1 миллион сумга кадәр артачагы турында хәбәр итте. 

«Мин үз тәкъдимемне Рөстәм Миңнехановка яздым, ул риза булды. Тукай премиясенең күләме быелдан ике тапкырга арта, Аллаһ боерса, ягъни бер миллион сумны тәшкил итәчәк», – дип сөйләгән ул.

Габдулла Тукай исемендәге республика премиясе илебез һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

Фәния Лотфуллина

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.