Логотип Магариф уку
Цитата:

Тюбингта ничек дөрес шуарга? Табиб-травматолог киңәшләре

Табиблар кисәтүенчә, травмалар, җәй айларындагыга караганда, декабрьдән февральгә кадәр икеләтә күп була, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр кулл...


Табиблар кисәтүенчә, травмалар, җәй айларындагыга караганда, декабрьдән февральгә кадәр икеләтә күп була, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.

Куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау, исерткеч эчемлекләр куллану, һава торышының начар чагы — боларның барысы да травмпунктка мөрәҗәгатьләрнең санын арттыра. Кышын сәламәтлекне башка вакыттагыдан да ныграк кайгырту кирәк. 


Алабуга үзәк район хастаханәсе травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов кышын травмалардан саклану кагыйдәләрен сөйләде. 




Мәсәлән, тюбинг белән шуганда, 5 «ярамый» ны үтәргә кирәк:
1. Алда каршылыклар (агачлар, башка балалар, таш, боз) булганда, таудан төшәргә ярамый.
2. «Ватрушка»ларны бергә беркетергә ярамый!
3. Тюбка өчәүләп һәм аннан да күбрәк утырып шуарга ярамый.
4. Алдан шуучылар төшеп җитмичә, таудан шуа башларга ярамый.
5. Таудан төшкәндә тюбингта басып торырга яисә ятарга ярамый.
Җиде яшьтән кече балалар олылар белән генә шуарга тиеш.
Тюбингта шууы рәхәт һәм куркынычсыз булсын өчен тюбингта шуу өчен махсус ясалган урын булырга, тау төшү сөзәк, авышу почмагы 20 градустан артмаска; шуганда, бала ян-якка беркетелгән махсус каешларга тотынырга; таудан тюбингта төшүче баланы аскы якта зурлар каршы алырга тиеш, диелә хәбәрдә. 

Фәния Лотфуллина



 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ