Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Кама шагыйрәсе Мамадыш төбәгендә

Бормаланып-бормаланып аккан Шыя елгасы буендагы кошлар моңына күмелгән әрәмәлекләре, җиләкле болыннары, мул иген кырлары, күренекле кешеләре белән дан тоткан, гүзәл табигатьле Түбән Козгынчы авылында...

Бормаланып-бормаланып аккан Шыя елгасы буендагы кошлар моңына күмелгән әрәмәлекләре, җиләкле болыннары, мул иген кырлары, күренекле кешеләре белән дан тоткан, гүзәл табигатьле Түбән Козгынчы авылында 17 май көнне «Яшәр өчен бетмәс көч алырга, туган ягы кирәк кешегә...» дип исемләнгән бик матур очрашу-кичә үтте.
  
Белгәнебезчә, 2023  ел  Укытучылар һәм остазлар  елы дип игълан ителде. Әлеге чара да шундый остазларның берсенә багышланган иде. Күңеле белән язга тартылып, моңга тибрәлеп, матур тормышта яшәүче якташыбыз, авылдашыбыз, язучы, олы йөрәкле, тәҗрибәле педагог, Түбән Кама шәһәренең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри, Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләләре» фонды җитәкчесе – Нурзия Рашит кызы Мирхазованың иҗат кичәсе иде ул.

Әлеге очрашу-кичәдә Олыяз авыл җирлеге башлыгы Хаев Илдус Якуб улы, Мамадыш районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Шәрифуллина Лилия Зиннур кызы, Нурзия ханымның каләмдәшләре – җирле шагыйрьләребез Рафаил Газизов, Рәсимә Галиева, Зиннатша Давлетшин, туганнары, авыл халкы катнашты. Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, мәктәп укучылары Нурзия ханымның шигырьләрен яратып, үтә дә зур осталык белән сәнгатьле итеп укыдылар, «җырчы сандугачларыбыз» матур көйгә салып җырладылар.

Якташыбызның шигырьләре берсеннән-берсе гади, үзләре үтемле, тәрбияви әһәмияте күпкә югары, тыңлаган саен тыңлыйсы килә. Язучы, педагог остазыбыз да Түбән Камадан буш кайтмаган, «Нәни дусларына» бәхетле булуларын теләп, күптән түгел табадан төшкән «Бәхет орлыгы» дип исемләнгән китабын өләште, китапханәгә «Җидегән чишмә», «Данил батыр» дип исемләнгән саллы истәлекләр тапшырды. Авылыбыз бәйрәменә тиң тәрбияви очрашу бик җанлы мавыктыргыч үтте.

Авыл халкы кичәдә рәхәтләнеп шигырь, җыр тыңлап рухи ял итте, беткәч тә таралырга ашыкмадылар, төрле сораулар биреп Нурзия ханымны чорнап алдылар. Әлеге очрашу тамашачылар күңелендә якты хатирәләр калдырды. Нурзия Рашит кызының йөрәк түреннән чыккан шигырьләре, хикәяләре алдагы буынны тәрбияләүдә һичшиксез зур урын алып тора. Мин Нурзия ханымга иҗатын укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучылары күбрәк булуын, киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәвен телим. Иҗат ялкыннары һич сүрелмәсен. Илһамыгыз кимемәсен.

Очрашу-кичәне алып баручы,


Шәйхи Маннур исемендәге музей җитәкчесе


Сөләйманова Римма Петровна


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ