Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Каманың үз IT-паркы барлыкка киләчәк

Якын арада Түбән Каманың үз IT-паркы барлыкка киләчәк. Беренче вакытта ул «Кванториум» балалар технопаркында урнашачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.«Алга...

Якын арада Түбән Каманың үз IT-паркы барлыкка киләчәк. Беренче вакытта ул «Кванториум» балалар технопаркында урнашачак. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Алга таба үсеш һәм килүчеләр санына караячакбыз», — дип ачыклык кертте Түбән Кама мәгълүмат үзәге директоры Максим Шаронов.
Аның сүзләренчә, шәһәр һәм аның халкы өчен IT-парк кирәк, чөнки аның төп максаты — Түбән Камада IT-тармакның тизләтелгән үсешенә ярдәм итү.
«Ышанам ки, безнең парк IT-өлкә белән мавыгучы түбәнкамалыларны җәлеп итү урынына, шулай ук актив һәм талантлы кешеләргә үз идеяләрен уңай шартлар, фәнни һәм финанс ярдәме хисабына чын бизнес-проектларга әверелдерә торган мәйданчык булыр. Өстәмә рәвештә осталык дәресләре, фикер алышулар, квалификация күтәрү курслары һәм семинарлар үткәрү планлаштырыла», — ди Максим Шаронов.
Бүгенге көндә «IT-парк» муниципаль вәкиллеген үстерү кысаларында Түбән Кама районында технологик эшмәкәрлекне үстерү һәм халык арасында цифрлы компетенцияләрне үстерү юнәлешендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза куелды.
«Әлеге килешү якын арада Түбән Кама районы җирлегендә IT-парк вәкиллеге булачагын раслый», — диде мәгълүмат үзәге директоры.
«Татар-Информ»

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ