Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларның туклануын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты базасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда депутатлар укучыларның сыйфатлы туклануын оештыру мәсьәләләре буе...

Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты базасында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышы узды, анда депутатлар укучыларның сыйфатлы туклануын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм республикада мәдәни мирас турындагы канунга үзгәрешләрне хупладылар.
Утырыш алдыннан депутатлар профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән бергә азык-төлек һәм социаль туклану департаментының җитештерү цехларында һәм продукция саклау складларында булдылар. Предприятиенең генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Рима Мөхәммәтшина җитештерү куәтләре, сатып алына торган материалның сыйфатын контрольдә тоту системасы, тәэмин итүчеләр белән эшләү, техник модернизацияләү проектлары, шулай ук мәктәп коллективларында, балалар һәм аларның ата-аналары арасында сәламәт туклануны пропагандалау турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, җитештерү цехларының мәйданы 15 мең кв.метр тәшкил итә, складларда 14 көнлек продукция запасын саклау мөмкинлеге бар, предприятие көненә 300 мең кешене ашата, аена 226 тонна ярымфабрикат җитештерә.
Мәсьәләне карау нәтиҗәләре буенча комитет тиешле карар кабул итте.
Утырышта шулай ук «Татарстан Республикасында матди булмаган мәдәни мирас турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты каралды һәм агымдагы елның икенче кварталында комитет эше планы кабул ителде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ