Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларыбызны депутат котлады

Белем бәйрәме – кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул аны гомере буе матур бер хатирә булып озата бара. Беренче кыңгырау чыңы өлкән яшьтәгеләрне мәктәп елларына, яшьлек хатирәләренә алып кай...

Белем бәйрәме – кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул аны гомере буе матур бер хатирә булып озата бара. Беренче кыңгырау чыңы өлкән яшьтәгеләрне мәктәп елларына, яшьлек хатирәләренә алып кайтса, укучыларны исә янәдән парталар артына сыйныфташлары янына шау-шулы, мавыктыргыч дөньяга дәшә.
Быел да мәктәбебездә Белем бәйрәме зурлап уздырылды. Бәйрәмебезнең иң зур кунагы – Ботендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров иде. Ул үз чыгышында авыл мәктәпләренең үсеш юлында укыту белән бергә тәрбиянең дә әһәмиятле икәнен ассызыклады. Укучыларга һәм укытучыларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. Мәктәбебезнең I сыйныф укучыларын бәйрәм белән котларга районыбыз кунагы – спорт мәктәбе директоры, «Ашыт» спорт комплексы һәм «Дулкын» бассейны җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин килде. Шулай ук «Мәңгәр» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Тәлгат Мостафин, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Тәхәвиев, авылыбыз имамы Әмир Әхмәдиевлар да, мәктәбебез бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән нәниләрне (быелгы уку елында алар – тугызау) бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмдә яңгыраган һәрбер теләкнең чынга ашуын теләп, хәерле сәгатьтә дип, яңа уку елын башлап җибәрдек.
Гөлия МӨХӘММӘТШИНА, Әтнә районы Олы Мәңгәр төп мәктәбе директоры

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ