Логотип Магариф уку
Цитата:

Урмышлы батыры

Игътибар иткәнегез бармы икән: кемнеңдер  гомеренә үлем белән янаган хәвеф  һәрвакыт батырлар юлы белән кисешә һәм, бәхеткә,  бик еш кына  моның ахыры яхшы бетә. Башкаларның гомере...

Игътибар иткәнегез бармы икән: кемнеңдер  гомеренә үлем белән янаган хәвеф  һәрвакыт батырлар юлы белән кисешә һәм, бәхеткә,  бик еш кына  моның ахыры яхшы бетә. Башкаларның гомерен саклап калу өчен язмыш мондый очрашуны  махсус  оештыра, диярсең. Лениногорск районының Урмышлы урта мәктәбе 8 нче сыйныф укучысы  Фларид Садриевны  язмыш дигәнебез үлем белән йөзгә-йөз очраштырган әнә шундый кыю йөрәкле егетләребезнең берсе дип саныйм.
Май чүлмәге тышыннан билгеле
Фларид Садриевлар гаиләсе Урмышлыга 2013 елда Әлмәт районының Кама- Исмәгыйль  авылыннан күченеп килә. Әнисе Рәмзия ханым   балалар бакчасында ашчы булып эшли башлый, әтисе Рәмзис авыл мәктәбендә газ белән җылыту  операторы булып урнаша.  Фларид исә укуын  Урмышлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең өченче сыйныфында дәвам иттерә. Ачык күңелле малай булгач, яңа мәктәпкә тиз ияләшә, үзен һәр эштә башлап йөрүче, тырыш, актив укучы итеп таныта. Тарих, әдәбият дәресләрен аеруча ярата.  Шуларның нәтиҗәсе буларак, ел саен мәктәп олимпиадаларында  катнашып килә, җиңүләр яулый.
– Булганнан бар да була, ди халык. Укуын тырышып үзләштергән егет  мәктәп тормышының  үзәгендә кайный.  Сыйныф үзидарәсендә  Фларид  мәдәни-гаммәви секторны җитәкли. Сабакташлары өчен «Могҗизалар кыры», «Көчсез буын»  кебек интеллектуаль юнәлештәге мавыктыргыч чаралар оештыра. Мәктәптә уздырылган кышкы спартакиадада, спорт ярышларында  сигезенче сыйныф егетләренең   команда капитаны ул.  «Сугыш чоры балалары» проектында  да үзенең оештыру сәләтен һәрьяклап күрсәтә. Халык арасында  төркем белән материал җыюның  өстенлекле якларын исбатлап, туган як тарихын өйрәнүдә иң бай материал туплаучы да ул була. Үрнәк тәртибе, хәрби-патриотик хәрәкәттә актив катнашканы өчен, егетне  Юнармиянең мәктәп бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр.   Мәдәният йортында куелган мәдәни чараларда  авыл халкы аның чын йөрәктән башкарылган җырларын  онытылып тыңлый. Сыйныфташлары  да сабыр холыклы бу егетне хөрмәт итәләр. Фән укытучылары исә аны максатчан булганы, һәр эштә башлап йөргәне һәм үзен җаваплы тотканы өчен югары бәяли. Егет  җәй көннәрендә дә җил куып, вакытын юкка сарыф итеп йөрми, «Фәнзәт Хәбибуллин» крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.  Көтүдән кайткан малларга кичке савымнан соң су эчерә, аларны катнаш азык белән сыйлый, утарны  тазарта. Өченче ел инде шул фермада хезмәт итә. Тырышып эшләвен күрәләр. Узган көздә Фәнзәт абыйсы  үстерү өчен аңа бер бозау да биргән. Өйдә дә эшнең бетәсе юк. Җәен бакчада бәрәңге төбен өю, яшелчәләрнең чүбен утау, әтисе белән урманда утын әзерләү, өйгә  алып кайткач,  аны  ярып, өеп кую, кышын ишегалдын, капка төбен кардан чистарту да  хуҗа җанлыклы булып үсеп килүче Фларид көче белән башкарыла. Ярый әле  йорттагы хуҗалык эшләрен майтарырга  иптәшкә   беренче сыйныфта укучы энесе Рамазан бар, эшне бергәләшеп башкару егетнең  күңеленә рәхәтлек бирә.  Гомумән, Фларид  мәктәптә дә, өйдә дә  бар хезмәтне бергәләп, киңәшләшеп үтәргә ярата.  Халык юкка гына май чүлмәге тышыннан билгеле, димәгән шул. Булганнан бар да була. Бик тиздән Фларидка моны кабат раслау өчен сәбәп чыга.

Үлем уйнаган  кичтә
Хәвеф буласы  2020 елның 23 февралендә – Ватанны саклаучылар көнендә дә алар сыйныфташлары – Юнармия егетләре  белән  мәктәп укучылары каршында концерт куярга булалар. Анда   туган илне ярату турында каһарман җырлар яңгырый, шигырьләр сөйләнә. Югыйсә укучы кызларның  хәрби темага багышланган музыкаль композициясе белән дә бәйрәм көнен ерып чыга алырлар иде. Хыялый күңелле үсмер егеткә бу гына аз булыр кебек тоела.  Мәктәпнең Юнармия җитәкчесе буларак  Фларид дуслары белән залга  тантаналы марш көенә Кызыл байрак кертергә сөйләшә. «Болай иткәндә концерт чын егетләр бәйрәменә охшап, йөрәкләрне  җилкетеп куячак»,  – дигән ул байрак йөртүче юнармиячеләргә.
Ә кичен инде  үсмергә, нәкъ сугыштагыча, утка керергә туры килә.  Һәр йортта Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иткән сәгатьләрдә  Фларид гөрләп янган йорттан бер ир-атны алып чыгып,  үлемнән коткарып кала. Егет үзе аны болай хәтеренә төшерде:
– Барыбыз да табын янына җыелып, 23 февральне  бәйрәм итеп утыра идек, –дип сөйләп китте ул. – Әни тәмле ашлар, бәлешләр пешергән, чәй эчәргә татлы торт та бар. Телевизордан бәйрәм тапшыруы бара.  Шунда безнең эт кинәттән, гомердә булмаганча, ярсып өрә башлады. Мин торып бастым да тәрәзә янына йөгереп килдем. Юлның икенче ягында, безгә каршы гына, Ильяс  абыйлар йорты яна иде. Әти белән тиз генә киендек тә бер-бер артлы урамга, янгын чыккан йортка таба йөгердек. Әнкәй  яулыгы белән авызын томалап, бер сүз әйтә алмыйча,  безгә карап калды. Тәрәзәләрне ут каплаган, түбә кыекларыннан, ишектән, чорма тәрәзәсеннән куе төтен чыга. Йөгәннән ычкынган утлы ялкын менә-менә бөтен өйне томалап алырга тора. Йорт янында  аның  хуҗабикәсе Гөлчәчәк ападан башка беркем дә юк. Аның: «Коткарыгыз, янабыз, Ильяс ут эчендә калды!» – дип ярдәм сорап кычкыруы йөрәкләрне телде. Әти йөгереп килгән килеш янган өйгә кереп китте дә шунда ук кире атылып та чыкты. «Утлы төтен сулышны кыса», – диде ул, көч-хәл белән тын алып.
Аның артыннан янган өйгә Фларид атлый. Әтисе улын эчкә кертмәскә теләп, аның кулыннан  кысып тота:
 – Кермә, улым! Анда үлем уйный, – ди ул аңа.
Әмма Фларид ниндидер илаһи көч белән әтисенең кулыннан  ычкына.  Төтен белән кушылган караңгыда  веранда белән йорт ишеге арасын йөгереп узса да,  йорт ишеге ачылмый азаплый, һаман кыза барган агулы һава  сулыш алырга комачаулый. Аңын югалтыр дәрәҗәгә җитә башлагач, Фларид та, әтисе кебек, артка чигенергә мәҗбүр була.   Нишләргә? Тышта авылдашлары  малай Ильясны коткара, дип аңа  өметләнеп торалар.  Шунда егет Юнармия дәресләрендә өйрәнгән хәрби алымнарны исенә төшерә. «Дошман ядрәләре сызгырып торган ачык урыннарны шуышып  узарга була», – дигән иде бит Лениногорск район һәм шәһәр комиссары Рөстәм абый Мисбахов, бер очрашуга килгәч. Фларид тирән сулыш алып, веранда идәненә сузылып ята да түргә таба шуыша башлый. Менә ишек, әмма ул тагын ачылмый.  Үсмер  аркасына әйләнеп, кушаяклап ишеккә тибә. Менә бәхет –ачылып киткән  ишектән ул өй эчендә ут  чорнап алган телевизорны абайлап ала.  Тәрәзәләрне ялкын томалаган. Өйнең ике дивары да ут тавышыннан «дер»  килеп калтырый. Шкафка капкан ут түшәмне ялмап маташа. Ильяс абыйсы ишек катына таба  шуышкан булса кирәк. Тик ишеккә берничә метр кала йөзтүбән яткан хәлдә туктап калган. Бөтен нәрсә төтен эчендә.
– Ильяс абый аңында иде, – диде миңа егет, утлы минутларны исенә төшереп.  –  Әмма ул аягына баса алмады. Төтен аның үпкәсенә тулып,  хәлен алырга өлгергән. Аның: «Чыгар, чыгар», – дип әйткән сүзләрен генә ишеттем.
Игеннәрне кемнәр үстерер?
Дүрт аякланып  абзыйның җиңеннән эләктердем дә бөтен көчем белән бер тартуда верандага сөйрәп  чыгардым. Анда инде аягыма торып бастым, югыйсә алга таба сөйрәргә көчем беткән иде. Сулыш алуымны туктаттым, баскан килеш суларга ярамаганлыгын  беләм чөнки,  чамалап кына хәрәкәтләнәм,  төтен күзләремне ашый. Башта ике кулыннан бергә тарттым, аннары берсе ычкынды.  Шулай гына  сөйрәп, тышка тартып та чыгардым, үзем карга чалкан түндем. Күзләрем сызлый, буыла-буыла  йөткерәм, үпкәм өзелеп чыгардай булып, бугазыма килгән шикелле тоела. Нык зыян күргән күршене тиз арада  фельдшер кулына тапшырдылар.  Мине әнием өйгә алып китте.  Янгын сүндерүчеләрне әти каршы алган икән. Ул аларга минем эчтә икәнне әйткән. Алар,  мин чыкмыйча, эшне башламый торганнар. Су сиптергәндә,  өй җимерелер дип уйлаганнардыр инде.
Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов 15 яшьлек  батырга янган өйдән кеше коткарганы өчен Рәхмәт хаты тапшыра, актив гражданлык позициясе, шул ук вакытта кыюлык һәм батырлык  күрсәткән өчен «Татарстан АССРның төзелүенә 100 ел» дигән истәлек медале һәм ноутбук белән бүләкли. Фларид Садриевның батырлыгын Мәскәүдә дә ишетәләр. Аңа «Яшь гвардия»  бөтенроссия балалар һәм үсмерләр оешмасының  «Яшь герой» медале һәм «Кайнар йөрәк» бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт башлангычының «Янгын сүндерүдә күрсәткән батырлыгы өчен» билгесе тапшырыла.
Хәзер Фларид Сармандагы аграр көллиятнең автомеханика бүлегендә  укый.
– Синең татар әдәбиятын яратуың нык, укуыңны Казан университетында дәвам итә алган булыр идең, – дигәч, ул миңа: «Әти белән әни олыгаеп килә, әйләнә-тирәдә елдан-ел эшкәртелмәгән җирләр арта бара, мәктәптә укучы балалар кими. Әти-әнине кем тәрбияләр?  Игеннәрне кемнәр игәр? Балаларны кемнәр үстерер?» – дип җавап бирде.  Мин аңа башка сорау бирә алмадым. Кыйбласы бар бу егетнең!
Ирек Нигъмәти

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ