Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Гайфуллинны якташлары котлый

Хөрмәтле Васил Габдуллович! Без, мөслимлеләр, ерактагы якын якташларыгыз исеменнән 85 яшьлек юбилеегыз белән Сезне чын күңелебездэн котлыйбыз. Сез истәлекләрегездә: “Тормышымдагы иң матур еллар Минзәл...

Хөрмәтле Васил Габдуллович! Без, мөслимлеләр, ерактагы якын якташларыгыз исеменнән 85 яшьлек юбилеегыз белән Сезне чын күңелебездэн котлыйбыз. Сез истәлекләрегездә: “Тормышымдагы иң матур еллар Минзәлә педучилищесында узды. Педагог, тәрбияче булып житлегү, эзләнүче, фәнни тикшеренүче, галим булып үсеп китү өчен дә беренче оеткыны шунда салдылар”, – дип язасыз. Чыннан да, Сез – бүген Татарстанның атказанган укытучысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор.

Хезмәт юлыгызны үзегезнең туган яктан, Мөслимнән башлап жибәрүегез дә – мактаулы гамәл. Мөслимдә гади укытучы, завуч, мәктәп директорыннан район мәгариф бүлеге мөдире вазифасына кадәр үскәнсез. Ул еллардагы хезмәттәшләрегез Сезне акыллы һәм төпле укытучы, тыныч һәм таләпчән житәкче дип кенә искә алмыйлар,  укучылар белән ярышучы оста шахматчы да, матур, моңлы тавышлы жырчы дип тә хәтерлиләр. Булганнан бар да була, егет кешегә житмеш төрле һөнәр дә аз, дигән мәкальләр нәкъ  менә Сезнең хактадыр кебек.
 Җиде ел Татарстан мәгариф министры булып эшләвегез, озак еллар республикабызның беренче милли югары уку йортында ректор вазифасын башкаруыгыз да – шуның мисалы. Хөрмәтле Васил Габдуллович, Ходай киләчәктә дә Сезгә матур, тыныч, тигез гомер бирсен! Сәламәт булыгыз, балалар, оныклар куанычында, тормыш иптәшегез Тихния Миргалимовна белән бергә рәхәттә, һәрдаим якташларыгызның хөрмәтен тоеп, муллыкта яшәгез.
 
Альберт Хуҗин,

Мөслим районы хакимияте башлыгы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ