Логотип Магариф уку
Цитата:

Ваһаповка Түбән Новгородта истәлек тактасы куелачак

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының мат...

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә ул Рәшит Ваһаповка истәлек тактасы кую урыны белән танышты. Рәшит Ваһапов – татар җырчысы, татар музыкаль мәдәниятендәге иң күренекле башкаручыларның берсе, ТАССРның халык артисты.
Истәлек тактасы Түбән Новгород шәһәренең Варварская урамындагы 10/25 нче йортта куелачак. Биредә татар өлкә педагогик техникумы урнашкан булган, узган гасырның 20 нче елларында Рәшит Ваһапов шунда белем алган.
Истәлек тактасы ачу тантанасы Түбән Новгород шәһәрендәге Идел буе Федераль Сабан туе программасына керер дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ