Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел тормышыбызда яңа бит ача

Районыбызда 36 гомуми белем бирү мәктәбе эшли: 15 урта мәктәп,   18 төп мәктәп, 3 башлангыч мәктәп, 2 өстәмә белем бирү йорты, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Яңа Кенәр  интернат-мәк...

Районыбызда 36 гомуми белем бирү мәктәбе эшли: 15 урта мәктәп,   18 төп мәктәп, 3 башлангыч мәктәп, 2 өстәмә белем бирү йорты, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Яңа Кенәр  интернат-мәктәбе. Мәгариф учреждениеләрендә  бүгенге көндә 1123 мәгариф хезмәткәре эшли,  аларның 89 проценты югары һәм беренче квалификацион категориягә ия. Һәркайсы диярлек югары белемле.

Бүген районда 35 яшькә кадәрге укытучылар 20 процент тәшкил итә. Мәгариф оешмаларына яшь белгечләрне җәлеп итү – урыннардагы эшебезнең мөһим юнәлеше. Шуңа да  районыбызда  “Яшь педагог мәктәбе” проекты гамәлгә куелды. Аның кысаларында яшь мөгаллимнәр тәҗрибәле мөгаллимнәрнең дәресләрендә катнашалар, түгәрәк өстәлләрдә фикер алышалар. Яшь белгечләр арасында КВН, квестлар үткәрү матур гадәткә әйләнде. Быел 6 яшь белгеч “Безнең яңа укытучы” гранты отты. Сүз уңаеннан,  җирлегебезнең 17 мөгаллиме “Укытучыларның һөнәри үсешенә грант ярдәме” конкурсында җиңү яулады. 2020 ел шулай ук «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесендә һәм “Мәгариф” журналы редакциясе үткәргән “Авыл укытучысы” конкурсында  3 нче  урыннар, Бөтенроссия “Ел укытучысы” конкурсының “Киләчәк педагогика” номинациясендә җиңү, “Туган (татар, чуваш, мари, мордва) телдә укытуның иң яхшы тәҗрибәсе” һәм “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгеләрендә җиңүчеләр  белән истә калачак.
Яңа 2021 елга аяк басарга да күп вакыт калмады. Форсаттан файдаланып, һәркемне тиздән ишекләребездән атлап керәчәк Яңа ел белән котлыйсым килә. Хөрмәтле хезмәттәшләр! Яңа ел тормышыбызда яңа бит ача. Без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, чөнки эшләнгән һәм эшләнәсе эшләребез төгәл, ә ниятләребез тормышка ашарлык.
Рамил МӨХӘМӘДИЯРОВ,

Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ