Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа сүзлектә – иң популяр татар исемнәре

Татарстанда   ТР ЗАГС идарәсе белгечләре , Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә иң популяр татар исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге төзелде. Китапны т...

Татарстанда   ТР ЗАГС идарәсе белгечләре , Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә иң популяр татар исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге төзелде. Китапны төзүчеләр сүзлек башка төбәкләр загсларына хатасыз язарга ярдәм итәчәк дип белдерә.
Республика ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина ТР Хөкүмәте каршындагы телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында: «Сүзлек үз балалары өчен исем сайлаучы ата -аналарга һәм тикшеренүчеләрнең  үз эшчәнлегендә куллану, бу исемнәрнең дөрес язылышын карау өчен эшләнде»,  – диде.
Электрон сүзлектә 3 меңнән артык ир-ат исеме, 2 меңгә якын хатын-кыз исеме һәм 3 меңгә якын фамилия урнашкан. Исемнәр исемлегендә төрле тарихи чорларда популяр булган татар исемнәре һәм фамилияләрен дә очратырга була.
Исемнәр сүзлеге белән  һәркемгә танышу мөмкинлеге булсын өчен, аны Интернетта урнаштыру да планлаштырыла.
Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ