Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзән гимназиясендә – дуслык фестивале

 28 апрельдә гимназиядә «Россия халыкларының традицияләре һәм кыйммәтләре» исемендәге  төбәкара милли мәдәниятләр фестивале уздырылды.Фестиваль төрле халыкларның милли ризыкларын тәкъдим итү...

 

28 апрельдә гимназиядә «Россия халыкларының традицияләре һәм кыйммәтләре» исемендәге  төбәкара милли мәдәниятләр фестивале уздырылды.
Фестиваль төрле халыкларның милли ризыкларын тәкъдим итүдән башланды.
Укучылар үз халкының милли ризыклары турында горурланып сөйләделәр.
Шулай ук фестиваль кысаларында рәсемнәр конкурсы оештырылды, анда катнашучылар Россиядә яшәүче милләтләрнең берсенең көнкүреше һәм мәдәнияте үзенчәлекләрен чагылдырган эшләрне тәкъдим иттеләр.
Рәсем конкурсы укучыларга илебезнең күпмилләтле халыкларының гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтергә мөмкинлек бирде.
Бәйрәмнең төп өлеше актлар залында дәвам итте.
Фестивальнең төп бурычы – Россия Федерациясе халыкларының милли мәдәниятләрен саклау, балаларны илебезнең тарихи күпмилләтле мирасына җәлеп итү. Фестивальдә Казан, Волжск шәһәрләренең, Чувашия Республикасыннан, КФУ университеты студентлары, Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләренең иҗади коллективлары катнашты. Гимназия сәхнәсендә рус, татар, инглиз телләрендә шигырьләр яңгырады. Фестивальдә рус, татар, башкорт, чуваш,таҗик, азәрбайҗан, кытай халыкларының дәртле биюләре, Россия халыклары телләрендә җырлар башкарылды. Үзбәк, төрек, кытай, төрекмән телләрендә җырлар яңгырады.
Казан шәһәреннән килгән «Мирас» ансамбле башкаруында «Әстерхан татарлары биюе»,  «Барыня – сударыня» , «Урал татарларының бию»ен тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Чит ил студентлары башкаруындагы номерлар фестивальдә катнашучылар тарафыннан җылы кабул ителде.
Мари Республикасыннан килгән Яранцевларның гаилә ансамбленең чыгышы беркемне дә битараф калдырмады. Алар башкаруында мари телендә такмаклар, «Дальняя дорога» музыкаль композициясе, Арбор инструменталь-бию композициясе яңгырады.
Шулай ук фестивальне «Антре», «Терпсихора» шәһәр ансамбльләре балалары, балалар иҗаты үзәге педагогы Елена Волкова,  5 нче гимназия укытучысы Ләйсән Исмәгыйлева чыгышлары белән бизәделәр
Чувашстан Республикасы кунаклары үз халкының милли биюен һәм татар халык биюен тәкъдим итте.
Яшел Үзән муниципаль районы мәктәпләре укучылары Россия Федерациясе халыкларының төрле милләтләренә багышланган күптөрле һәм кызыклы номерлар тәкъдим иттеләр.
Фестивальдә катнашучыларның барысы да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Бу фестиваль Милли мәдәниятләр фестивалендә катнашучыларның барысында да онытылмас тәэсирләр калдырды.
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА, Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназия директоры урынбасары
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ