Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә Татарстан педагогларының август киңәшмәсе башланды

Яшел Үзәннең М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы башланып китте. Киңәшмәнең төп темасы - "Цифрлаш...

Яшел Үзәннең М.В. Ломоносов исемендәге 18 нче күппрофильле лицеенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы башланып китте. Киңәшмәнең төп темасы - "Цифрлаштыру чорында тәрбия һәм укыту: традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз".
Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның мәгариф министры Илсур Һадиуллин, РФ Дәүләт Думасы һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, республиканың федераль органнар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары җитәкчеләре, югары һөнәри белем бирү учреждениеләре ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, мәктәп директорлары, педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре һ.б. катнаша.


Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы балаларга уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды. "Мин үзем дә беренче сыйныфка абыемнан калган портфель белән барган идем, - дип искә алды Президент һәм кунакларны яңа уку елы башлану белән котлады.
Киңәшмә Россия Мәгариф министры Сергей Кравцовның котлавы белән башланып китте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында - mon.tatarstan.ru пленар утырыштан турыдан-туры видеотрансляция алып барыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ