Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшел Үзәндә "Туктаров укулары" (Фото)

Бүген Яшел Үзән шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицеенда "Туктаров укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте.Биредә районның төрле мәктәпләре укытучылары һәм укучылары үз эшләре белән катнашты.&...

Бүген Яшел Үзән шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицеенда "Туктаров укулары" фәнни-гамәли конференциясе үтте.

Биредә районның төрле мәктәпләре укытучылары һәм укучылары үз эшләре белән катнашты. 

Алар арасында язучы һәм тәрҗемәче Идрис Туктар иҗатын өйрәнүчеләр дә, Татарстан Республикасы халыкларының тормыш-көнкүрешенә багышланган хезмәтләр дә бар иде.

Барлыгы  22 укытучы һәм укучы чыгыш ясады, 4 секция эшләде.
 
"Бу чара 3 ел рәттән үткәрелеп килә. Безнең районның мәгариф идарәсе милли мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирә. Пушкин ул рус теленең атасы дип алсак, татар теленең атасы Тукай дибез. Тукаебыз да туган тел дип язган, бер генә телне аерып күрсәтмәгән ул, нәкъ менә туган тел дигән. Һәм аның бөеклеге дә нәкъ менә шушы сүзләрдә күренә. Пушкин да рус телен шундый гадиләштереп халыкка тарата алган. Без дә мәктәбебездә туган телләрне үстерү өчен бар көчебезне куеп эшләргә тырышабыз", – дип сөйләде лицей директоры Алия Юныс кызы.
   
Шушы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хафизова әйтүенчә, быел ерак урнашкан авыллардан да катнашучылар булган.
      
 "Лицеебызның беренче директоры Валентина Васильевна Кибец Туктар иҗатын хөрмәт итә иде һәм бу укуларны лицейның традициясе итәргә теләде. Быел Идрис аганың тууына 126 ел. Идрис ага дип әйтүем дә юкка түгел. Ул – балалар әдәбиятына күп өлеш керткән шәхес. Гомеренең соңгы елларын безнең шәһәрдә яшәгән һәм иҗат иткән. Китапханәдә эшләгән китап укучылар һәм язучылар белән кичәләр үткәргән. Идрис Туктар укуларын уздыру алдыннан үзебезгә шундый максат куйдык, беренчедә якташыбызның мирасын онытмау, икенчедән аның иҗатын тагын да ныграк белү һәм татар телендә чыгыш ясарга өйрәнү", – дип сөйләде ул.
 

Фәния Лотфуллина


Равил Сафиуллин фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ