Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр көнендә Казанда кем чыгыш ясаячак?

Бәйрәмне «Урам» экстрим-паркында билгеләп үтәчәкләр.Татарстан башкаласында 24  июньдә Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Чаралар «Урам» экстрим-паркында узачак, программада Россиядә диджейлар арасынд...

Бәйрәмне «Урам» экстрим-паркында билгеләп үтәчәкләр.
Татарстан башкаласында 24  июньдә Яшьләр көне билгеләп үтеләчәк. Чаралар «Урам» экстрим-паркында узачак, программада Россиядә диджейлар арасында бердәнбер ярышлар, Skillbox белем бирү секциясе һәм экстрим-фестиваль каралган. Бу вакыйганың хедлайнеры җырчы Мари Краймбрери булачак.
Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен паркта сигез тематик мәйданчык эшләячәк. Мәсәлән, спорт зонасында баскетбол, стритбол, скейтбординг, воркаут буенча ярышлар, өстәл теннисы буенча турнир һәм башка активлыклар үткәреләчәк. «Белемгә таба» киңлегендә яшьләрне лекцияләр, мастер-класслар, ачык микрофон көтә. «Яхшылыкка таба» мәйданчыгында волонтерлык вакансияләре ярминкәсе оештырыла, ә креатив киңлектә «Хип-Хоп Казан» бию фестивале узачак. Тулы программаны сылтама буенча күрергә мөмкин.
Кичә Мари Краймбрери чыгышы белән тәмамланачак, дип хәбәр ителә бәйрәмнең рәсми сайтында.
Чараларга керү ирекле, теркәлгәннән соң бушлай билет алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ