Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр ярдәмсез калмаячак

Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты республика Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшне оештыру буенча "түгәрәк өстәл" узды.Очрашуда ТР Яшьләр эшләре бу...

Бүген Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты республика Дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшне оештыру буенча "түгәрәк өстәл" узды.

Очрашуда ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яшьләр парламенты Советы әгъзалары, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр хөкүмәте әгъзалары, иҗтимагый яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашты.

"Түгәрәк өстәл" дә 14-17 яшьлек балигъ булмаганнарны эшкә урнаштырудагы төп проблемалар, яшь белгечләр өчен салым ташламаларын булдыру кебек мәсьәләләр күтәрелде.
"Хәзер эшне норматив яктан тәэмин итү мәсьәләсе аеруча актуаль. Бу эшчәнлек әлегә алай ук ачык түгел, әмма бик кирәкле. Чөнки ул безгә яшьләргә үз потенциалларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк институтлар төзергә нигез булып тора», — диде ТР Яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов.
Шулай ук очрашуда катнашучылар психологик ярдәм күрсәтү хезмәтләрендәге проблемаларны законнар белән җайга салу турында да фикер алышты.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ