Логотип Магариф уку
Цитата:

Экологлар бакчачыларны кисәтә

Татарстанның Тукай районы бакчачылары су сибәргә су булмау сәбәпле ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр булган. Алар Бескачанка елгасындагы кондыз буаларын җимергәннәр. Бу хакта «Халык инициативасы»төбәк эко...

Татарстанның Тукай районы бакчачылары су сибәргә су булмау сәбәпле ашыгыч чаралар күрергә мәҗбүр булган. Алар Бескачанка елгасындагы кондыз буаларын җимергәннәр. Бу хакта «Халык инициативасы»төбәк экологик хәрәкәтендә хәбәр ителә.
 «Росинка» бакчачылык ширкәте рәисенең үзидарәсенә халыктан  зарланулар ешайган. Экологлар хәбәр иткәнчә, эссе җәй аркасында су сибә торган буаны ләм каплаган. Шуңа күрә бакчачылар бу проблеманың килеп чыгуына кондызлар гаепле дип саный, аларга каршы көрәш башлаган. Нәтиҗәдә буаларны юкка чыгарганнар. Өч кондыз гаиләсе һәлак булу куркынычы астында калган.
Хайваннарның яшәү тирәлеген бозган өчен 15 мең сумга кадәр штраф каралган, дип кисәтә «Халык инициативасы» . Алай гына да түгел,  җимерелгән буалар өчен экологик зыян түләттерергә дә мөмкиннәр.. Экологлар бакчачыларның гамәлләре турында Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетына мәгълүмат юллаган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ