Логотип Магариф уку
Цитата:

Эсселек кабат кайтачак?

Пәнҗешәмбе-җомга көннәренә Татарстанда кабат эссе һәм коры һава торышы кайтачак. ТР Гидрометцентрын хәбәр итүенчә  6, 7 һәм 8 июльдә явым-төшем булуы ихтимал. 7 июльдә төнлә һава температурасы +8...

Пәнҗешәмбе-җомга көннәренә Татарстанда кабат эссе һәм коры һава торышы кайтачак. ТР Гидрометцентрын хәбәр итүенчә  6, 7 һәм 8 июльдә явым-төшем булуы ихтимал.
7 июльдә төнлә һава температурасы +8–15 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +22–29 градуска кадәр җылыначак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил көтелә. 8 июльдән республикада җылыначак: төнлә һава температурасы +12-17 градус, көндез +27-32 градусны тәшкил итәчәк. 9 июльдә явым-төшем ихтималы аз.  Әмма температура фоны тагын бераз артачак һәм төнлә +15-20 градус булачак, көндез термометр баганалары +28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, Татарстанда ял көннәрендә урыны белән бераз яңгырлы эссе һава саклана.
Төнлә һава температурасы +15-20 градус, ә көндез +28-33 градус эсселек хөкем сөрәчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ