Логотип Магариф уку
Цитата:

Юбилеегыз котлы булсын, Гөлназ ханым!

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе директоры Гөлназ Вакыйф кызы ИСКӘНДӘРОВА бүген үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.Хөрмәтле Гөлназ Вакыйф кызы! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Сез мәктәбебез...

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе директоры Гөлназ Вакыйф кызы ИСКӘНДӘРОВА бүген үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Гөлназ Вакыйф кызы! Сезнең гомер намуслы хезмәттә үтә. Сез мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры калып хезмәт куясыз. Үз һөнәрегезне яратып, намуслы башкарасыз, балаларны ихлас яратасыз, шуңа күрә алар арасында да ихтирам яуладыгыз, коллективта, авылда да абруегыз зурдан. Кукмара районыннан килеп, авылыбызны үз иттегез. Авылның тырыш егете Фирдиазны яр итеп, үрнәк гаилә төзедегез. Берсеннән-берсе уңган өч бала тәрбияләп, бүген инде оныклар сөясез. Төп нигезгә җыелучы туганнарыгызны ачык йөз белән каршы алып, хөрмәт күрсәтеп озата беләсез. Килен-каенана мөнәсәбәтләрендә дә кыз белән ана кебек яшисез. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте – боларның барысы да Сезне бизәүче сыйфатлар. Һәрвакыт өстәлегез мул, җаныгыз тыныч, күңелләрегез күтәренке булсын! Бәхетле, озын гомер кичерегез. Тигезлектә, саулыкта, рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән яшәгез.
 
Гөлназ Вакыйф кызы! Гомер юлыгызны бары тик күңелле вакыйгалар, сөенечле мизгелләр генә бизәсен! Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы булып калыгыз. Бар хыялларыгыз тормышка ашсын, тормыш иптәшегез Фирдиаз янәшәсендә, балаларыгызның иң кадерле кешеләре булып, саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөзегез һәрчак кояштай балкып, тормышыгыз – мул, нигезегез – тыныч, рухыгыз ныклы булсын!

Без Сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле, тынгысыз җитәкче буларак беләбез.

50 яшьлек юбилеегыз мөбарәк, бәйрәм табыннарыгыз түгәрәк булсын!

Иң изге теләкләр белән,


Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе педагогик коллективы


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ