Логотип Магариф уку
Цитата:

Замана чемпионнары

Җәен, авылда мунча күтәргәндә, Казандагы абыйның  олы улына   шылтыраткан идем. «Энем, түбәгә бәпкәләр куясы бар иде,  тигезлеген генә  карап торырсың, булышырга кайт әле, – м...

Җәен, авылда мунча күтәргәндә, Казандагы абыйның  олы улына   шылтыраткан идем. «Энем, түбәгә бәпкәләр куясы бар иде,  тигезлеген генә  карап торырсың, булышырга кайт әле, – мин әйтәм. Күңелен йомшартырга теләп: – Мунча өлгергәч, чиратсыз керерсең», – дип тә өстәдем әле. Әмма элемтәнең теге очыннан  яраткан пләмәшемнең йокы аралаш: «Эш күп. Бу атнада әниләр ягына җиләк җыярга кайтам»,– диюе күңелне төшерде. Бу хакта бер күрешкәндә әтисенә әйткәч, абый көлеп кенә куйды. «Син аны җиләк җыярга кайтты дип уйлыйсыңмы? Кем инде  кадетлар мәктәбен тәмамлаган гаскәри егетне физик эшкә чакыра? Ул бит хәрби ярышларда катнашырга гына күнеккән. Кул эше белми».
Шуннан  бирле мин хәзерге  заман яшьләренә эчтән генә «эшлексез» мөһере ябыштырдым. Әмма сабакташым Сәгыйть чакыруы буенча, аның шәһәр читендәге бакчасына, гәрәбәдәй сары нарат бүрәнәләрдән ике улы төзегән йортын карарга баргач, фикерем капыл гына үзгәргәндәй булды.
...болай да була
– Улларымны  эшкә үзем өйрәтеп үстердем дия алмыйм, –  дип сөйләп китте Сәгыйть. – Шәһәр тормышын үзең беләсең: бөтен вакыт   заводта үтте,  кичләрен авиация институтында укыдым, ял көннәрен балыкка йөреп уздырдым. Сабыйлар белән шөгыльләнергә вакыт тапмадым. Шул кашык тотарга өйрәтүемне генә әйтсәм инде.  Улларым үзләре укыган 91 нче мәктәпнең эшкә өйрәнү комбинатына йөргән иде. Компьютер сыйныфында укыганда, шушы йортны визуаль
күзаллап, сызымын  сызып, проектын әзерләп куйганнар. Безгә дә әйтеп тормадылар, проектлары, мәктәпне тәмамлагач та, тартмада яткан әле. Чүп баскан алты сутый җир кишәрлегебез бар иде. Укып, акча эшли башлагач, болар, буралык бүрәнә алып, аны үзләренең проекты буенча бурап, заманча йорт төзеп куймасыннармы? Хатын белән шак-лар каттык. Әлбәттә, эш кораллары затлы үзләренең. Башлары да эшләгәне күренеп тора.
Бу сөйләшүгә берничә ел үткән иде инде. Әмма  шыңгырдап торган нарат агачыннан чын осталар кулы белән күз явын алырлык итеп салынган бу йортның   төзелү тарихы  шулкадәр кызыксындырды:  түзмәдем, быел вакыт табып, Яңа Савин районындагы  91 нче мәктәп базасына караган Мәктәпара укыту комбинатына барып чыктым.  Чынлап та, мәктәптә  укыганда ук, шундый җитди эшләр майтарырлык  осталар тәрбиялиләр микәнни соң бу комбинатта? Иң элек  әлеге соравым белән Яңа Савин районындагы 91 нче мәктәп директоры Илнур Гаффаровка мөрәҗәгать иттем.
Борылыш
– Воровский урамында урнашкан әлеге комбинат, чынлап та,  мәктәп укучыларын киләчәктә мөстәкыйль тормыш итәргә әзерли, – диде Илнур Михаил улы.
Чиновниклар телендә әйткәндә, 5 нче сыйныфтан алып 8 нче сыйныфка кадәр укучы балалар биредә, төп һәм урта гомуми белем бирү стандартлары нигезендә, хезмәт һәм үзләре сайлаган һөнәр буенча профессиональ әзерлек уза. Илнур әфәнде белдерүенчә, укыту-өйрәтү үзәге алар мәктәбе базасында исәп-
ләнсә дә,  комбинатка,  килешү нигезендә,  тагын сигез мәктәп – 25, 30, 31, 43, 49, 71, 89 нчы һәм «Госмания» гомуми урта мәктәбе укучылары килә икән. Аларны уку йортларыннан комбинатка йөртү өчен ике автобус беркетелгән. Күңелләре  һөнәргә тартылган балалар шул форсаттан файдаланып калырга тырыша. Комбинатта, асылда, агач, тимер эшкәртергә, тегү тегәргә өйрәтәләр. Әмма һич тә балта яки энә белән генә түгел.
– Бирегә килгәч, балаларның икенче сулышлары ачыла. «Ничек?» –
 дисезме? – дип, сүзен дәвам итте директор. – Моңа кадәр укытучы, табиб булырга хыялланган кызлар монда үзләренә бөтенләй яңа дөнья ача, алар чигү  сәнгатенә гашыйк була, тегүче буласылары килә башлый. Үскәч, гомерен мәктәпкә бәйләячәген белсә дә, тегүчелек  аның  икенче һөнәре булып каласын күзаллый. «Биш»легә укучы вундеркинд егетләр дә, монда килүгә, калайга, чүкеп, бизәк төшерергә, яндырып, агачка портрет, табигать күренешләрен ясарга кызыга башлый. Арада сабый чагыннан ук тормыш итәр өчен гади эшче һөнәрен сайлаганнары  да бик күп.
Шулчак «квалификациясез» хезмәтне өнәп бетермәгән энем искә төште. Бу хактагы шик-шөбһәләремне директорга да җиткердем.
– Мондый сорауны көткән идем, – диде ул. – Чынлап та, узган  гасыр азагында ПТУлар, ягъни һөнәр училищелары ябылып беткәч, яшьләрдә һөнәр үзләштерүгә битарафлык барлыкка килде. Ата-ана да үзенең «вак алмасын» йә юрист, йә банк хезмәткәре итеп күрергә теләде. Менә шулар яшьләрне эштән биздерде дә инде. Бу бик хәтәр күренеш иде. Ярый әле, хакимият, тиз генә исенә килеп,  югары квалификацияле эшчеләр әзерли торган һөнәри көллиятләр ача башлады.
Мондый хәл бер Россиягә генә хас булмаган икән. 1950 елда ук яшьләргә һөнәри, техник, хезмәт күрсәтү өлкәләрендә белем бирүгә юнәлтелгән халыкара WorldSkills оешмасы барлыкка килгән. Ул 80 илне колачлый. Профессиональ осталык стандартларын күтәрү белән шөгыльләнгән  коммерциячел булмаган ул хәрәкәт 2012 елда Европадан Россиягә дә үтеп керде. 2017 елдан бездә WorldSkills буенча Россия, дөнья чемпионатлары  уздырыла башлады. Бу эштә безнең республика иң активлар рәтендә бара.
– Моның өчен Татарстанда база да нык, – ди Илнур Михаил улы. – Шуңа күрә район үзәкләрендә, шәһәрләрдә урнашкан Мәктәпара укыту комбинатлары әти-әниләрнең,  укытучыларның һәм сәнәгать предприятиеләренең игътибар үзәгендә. Кемне дә кызыксындырырлык һәм кызыктырырлык шул: аларда эшче һөнәрләре буенча Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионнары әзерләнә бит. Быелның август азагында Уфа каласында узган Россия чемпионатында безнең мәктәп укучылары да уңышлы чыгыш ясады.
Эшче абруен күтәрүче  WorldSkills
WorldSkillsның модалар технологиясе буенча төбәк эксперты Виктория Колосова да Воровский урамындагы шушы Мәктәпара укыту комбинатында эшли. Берүк вакытта 91 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын биләгән оста  мине халык-
ара оешманың эшчәнлеге һәм аның безнең яшьләргә тәэсире белән җентекләбрәк таныштырды.
– WorldSkills – күп баскычлы оешма, – ди Россия күләмендә танылган белгеч. – Аны эшче белгечләрне  әзерләү сыйфатын күтәрүгә һәм яшьләр арасында эшче һөнәрен популярлаштыруга хезмәт итүче программа дисәң дә була. Программаның төп инструменты – профессиональ осталыкны үстерүгә юнәлгән  чемпионатлар, ярышлар үткәрү.  WorldSkills карамагында укытучыларның белемнәрен, белгечләрнең квалификацияләрен күтәрүче  укыту  үзәкләре – академия-
ләр бар. Балалар Юниор   WorldSkills программасы буенча  икегә  – 10 яшьтән алып 13 яшькә кадәр булган  һәм  14 яшьтән 17 яшькә кадәрге төркемнәргә бүленеп укый. 
– Сезнең карамакта модалар технологиясе булгач, бу инде кызлар белән эшләү дигән сүздер, – дип кызыксындым Виктория Николаевнадан. 
– Без кызлар белән, нигездә, тегү технологиясен үзләштерәбез. Тегүгә керешкәнче, киемнең сызымын укып чыгарга, аннары конструкциясен төзергә, ягъни кирәкле детальләрен кисеп куярга, шуннан соң гына макетка салып, өлгесен әзерләргә кирәк. Әлеге бүлеккә  11 яшьтән 16 яшькәчә булган кызлар алына. Күз җетелеген саклау өчен, аларга башлап җиңелрәк эшләр бирелә.
6 нчы сыйныфлар, гадәттә, алъяпкыч тегә. 7 ләр балалар күлмәге әзерли,
8 нчеләр хатын-кызларга заманча күлмәкләр тегү белән шөгыльләнә,
9 нчы сыйныфта укучы кызларның эшләре тагын да җитдирәк: алар, хыялларын эшкә җигеп, үзләре булдырачак предприятиеләренең бизнес-киемнәрен тегү белән мәшгуль. Алга таба  хезмәт катлаулана бара. Күннән хатын-кыз сумкалары, бил каешлары тегүче кызларыбыз да бар. Остазлары  Олеся Вадимовна Проскура кызларны бизәк төшерү, чигү серләренә дә өйрәтә. Аның шәкерте –
91 нче мәктәпнең 10 нчы «А» сыйныфы укучысы – Виолетта Исаева август аенда  WorldSkillsның  Уфада  узган Россия чемпионатында,  Мамадыш кызы Анастасия Костина белән бергә, модалы  өс киемнәре тегү буенча
2 нче урынны яулады.
...Виктория ханым сөйләгән арада, Виолеттаның тегүче һөнәрен юкка гына сайламавын әйтеп үтим.  Кызыкай ике сеңлесе белән әнисе тәрбиясендә  үсә. Авыр елларда гаиләне ачлыктан ананың һөнәрле булуы, пешекче булып эшләве генә коткарып килә. Хәзер ике сеңлесе белән әнисен Виолетта үзе киендерә икән.
– Виолетта  бәйгедә җәйге куртка, ә Настя «толстовка» теккән иде, – дип дәвам итте сүзен директор урынбасары. – Беренче урын мәскәүлеләргә бирелде.  Безнекеләр алардан чит илдә җитештерелгән  ят машиналарда беренче тапкыр чыгыш ясаганга  күрә  генә калыштылар дип уйлыйм. Мәскәүлеләргә исә бу машиналар алдан таныш булган, хәтта күнегүләрне  дә өйләрендә үк шундый «импортный» машиналарда ясаганнар дип ишеттек. Ә менә WorldSkillsның 2019 елда  Казанда үткән «Яшь һөнәрчеләр» Россия чемпионатында  «Лидер» тегү машинасы мәскәүлеләргә дә таныш булмый  әле. Шунлыктан безнекеләр  «Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә I урынны яулаган иде. Быел яз аенда  күн аксессуарлар һәм милли колоритлы кием тупланмалары буенча «Язгы тамчылар» республика беренчелегенә үткәрелгән ярышта 91 нче мәктәп кызы Анастасия Асанова белән 43 нче мәктәптән 8 нче сыйныф укучысы Лия Никипелова  III урынга чыкты. Шул ук Настя Асанова быел көзен Казан химия-технология университетына укырга керде һәм менә яңа гына аның турында шатлыклы хәбәр ишеттек. График дизайнны цифрлы модельләштерү буенча Татарстан беренчелегенә үткәрелгән бәйгедә Анастасия Асанова I урынны яулаган! Югары уку йорты исеменнән чыгыш ясаса да, Настяның бу уңышында безнең дә өлешебез зур дип саныйм.

Биредә укучы кызларны, шулай ук артык акча тотмыйча гына, тәмле итеп ашарга пешерергә, гаилә бюджеты төзергә, хәтта фатирга электр, газ, салкын һәм кайнар су  өчен мөмкин хәтле азрак  түләү нечкәлекләренә өйрәтәләр. Тормыш иткәндә, барысы да кирәк була!
Безнекеләрнең һөнәргә исе китмиме?
Комбинатка йөрүче кызлар арасында татар фамилиялеләренең бөтенләй диярлек күзгә чалынмавы мине бераз сәерсендерде. Ни дисәң дә үзеңнеке үзәктә шул. Бервакыт Кукмара районының мари һәм татар балалары укыган Пүчинкә-Кучук  мәктәбенә барып чыккач та, шундый ук  күренешкә тап булган идем. Ял көннәрендә чаңгыда табигать кочагына мари малайлары гына чыгуын әйткәннәр иде анда. Сәбәбен татар малайларының  компьютерда озак утырулары белән аңлаттылар. Соңыннан авылдагы бер татар агае әйтте: татар балаларына әти-әни-ләре, Казандагы югары уку йортларында укып, галим булуны максат итеп куйган, шуңа күрә өстәмә белемнәрне Интернет аша алу җаен карыйлар. «Ә марилар укырга һәвәс түгелме?» – дип сорагач, агаем: «Марилар күбрәк Йошкар-Оладагы хәрби академиядә, хәрби училищеда,  урман университетында уку турында хыяллана. Ә ул вузларда  уку өчен тимердәй нык сәламәтлек кирәк», – дип, авызымны каплап куйды.  Виктория Николаевнадан да комбинатта татар кызларының бик аз  күренү сәбәбе белән кызыксынасы иттем. Җавабы  көткәннән аянычрак булды. «Минем фикеремчә, Ирек әфәнде, гаиләдә милли тәрбия бирелми, шуңа ата-баба һөнәреннән йөз чөерәләр, – диде  Виктория ханым, соравыма шушы җавабы белән нокта куйгандай. – Югыйсә чигү, тегү эшләре ничә гасырлар татар кызларының  кулыннан төшмәгән бит».
Татар балаларының, бигрәк тә кызларның, милләтнең йөзен билгели торган эш төрләренә күңеле суынуы – аяныч хәл, әлбәттә. Тукта, ә татар малайларының  бу җәһәттән кызыксынулары ни хәлдә икән соң? Бабаларыбыздан килгән җитмеш төрле һөнәрне иярләрлек хәтер уйныймы каннарында? Егетләр эшли торган агач һәм тимер эшкәртү цехында безне технология укытучысы Илмир Арюков каршы алды.
–Татар егетеме ул, русмы, кайсы гына үсмер белән эшкә тотынсам да, аның уңышлы тәмамланачагын алдан сизеп торам, чөнки  нинди милләттән булуына карамастан, һәр бала сәләтле, – дип башлап китте сүзен Илмир Наил улы. – Ләкин эшкә өйрәнгәндә, балаларның күңелен төшерерлек киртәләр чыгып кына тора. Әйтик , программалаучы компьютер  сызымнарны гына укый белә. Сызым дәресләренең мәктәпләрдә бетерелгәненә бишбылтыр. Димәк, һәр егетне өр-яңадан сызым сызарга һәм аны укырга өйрәтергә кирәк. Безгә килгән егетләрдә һөнәр иярләү теләге булганга күрә, без бу проблеманы тиз хәл иттек. Металл эшкәртү өчен кирәкле материаллар табу мәсьәләсе дә бар. Бездә алар белән аяк асты тулган, таный белергә генә кирәк. Бервакыт мин шәкертләремә ашханәдән куертылган сөттән бушаган калай  банкалар җыеп алып кердем. Ышанмассыз да: бу савытлардан шаккатмалы сувенир балталар һәм сыбызгылар ясадык. Хәзер алар безнең музейда саклана.

Корал ясый, ир мактана
– WorldSkills егетләрдә ярыш дәртен уятты,  ярышлар аларны бер командага туплады, – ди Илмир остаз шәкертләре турында. – Әмма алар ялгызы гына балта да саплый алмас-
ка мөмкин. Егетләр күмәкләшеп эшләргә күнеккән. Бирем алуга, алар эшне үзара бүлешеп чыга. Берсе детальнең сызымын әзерли, икенчесе «3D компас» компьютерында  аның программасын эшли, өченчесе «3D плотар» компьютерында  детальнең пластмасс күчермәсен ала. Аннары алар шул детальне агачтан эшләргә керешә. Монда бер-береңне аңлап һәм тулыландырып эшләү бик мөһим. Җиңүгә омтылганда, тагын бер нәрсәне күздә тотмыйча булмый. Ярышларда безнең кибетләрдә сатылган эш кораллары белән генә әллә нәрсә майтарып булмый. Деталь саен 2–3 мм  плюс-минуслар җибәрә башласаң, уңышка ирешү турында хыялланма да. 2017  елда WorldSkillsның  Сахалинда узасы Россия чемпионатында шундый хәл була язды. Мәскәү командасы Япониядә җитештерелгән эш кораллары белән тәэмин ителгән иде.  Бездә гап-гади пычкы, ышкы кебек кул  коралы. Чемпионат башланырга 12 сәгать кала гына безнең коралларны японныкына алыштырдылар. Кем әйтмешли, тотып та карарга өлгермичә, шул кораллар белән ярышка кердек. Алай да II урын яуладык.

89 нчы  мәктәптән Данила Максимов, Артём Чуркин, 122 нчедән Артём Юриков эшнең чын осталары булуларын күрсәттеләр. Мәскәүлеләр беренче урынга чыкты. Әмма алар архитектура һәм төзелеш колледжыннан, бер без генә мәктәптән идек. Аның каравы шул ук елны Әбу-Дабида узган дөнья чемпионатында – I, 2018 дә Будапешттагы Европа беренчелеге бәйгесендә II урынны алдык. 2019 да  Казанда узган бәйгедә 22 медальнең 14 е безнеке булды. Пандемия сәбәпле, 2020 дә ярышлар дистанцион узды. Анда безгә дөнья чемпионы исеме бирелде. Шуны да әйтим: ярышларга  җыелма команданы архитектура, төзелеш һәм коммуналь  хуҗалык колледжы укытучысы  Булат Галиуллин әзерләмәсә, без бу  уңышларга ирешә алмый идек. Булат – авыл егете, тумышы белән Апас якларыннан. Аның шушы колледжны тәмамлаганына да күп вакыт узмаган. Авыл егетенең куллары  алтын дисәң дә алтын! Күз үлчәме  компьютерларны  да уздыра иде. Аның әле дә  бездән баш тартканы юк, кыен чакларда һәрвакыт яныбызда, рәхмәт яусын үзенә!
Комбинатка мәктәпләрдән сәләтле балалар килә тора. Аларны,  күз уңыннан төшермичә, шәхес итеп үстерә белергә генә кирәк. Мәктәпара укыту комбинаты укытучылары менә шундый фикердә тора. Алар, республика ярышларында үзләрен күрсәтергә өлгергән 30 нчы мәктәпнең  6 нчы сыйныфыннан Йосыф Солтанов, Али Попеков,
5 нчедән Йосыф Сабиров, Арслан Исламов, 91 нче мәктәпнең 7 нче «В» сыйныфыннан Марк Чепкасов, Роман Билданов кебек дистәләгән өметле укучылары киләчәк бәйгеләрнең чемпионнары булыр, дип ышана.
Ирек НИГЪМӘТИ

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ