Логотип Магариф уку
Цитата:

Зур югалту: Хәлим Җәләлов вафат

Тагын бер олы шәхесебезне югалттык. Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты - Җәләлов Хәлим Бәдри улы арабыздан китте дип хәбәр итә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия...

Тагын бер олы шәхесебезне югалттык. Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты - Җәләлов Хәлим Бәдри улы арабыздан китте дип хәбәр итә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.
Хәлим Җәлалов 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. Шунда урта мәктәпне тәмамлый. Берничә ел Казан киез итек фабрикасында эшли, тормыш чыныгуы ала.
1961 елда Казан театр училищесына укырга керә. Ш. Сарымсаков, Г. Шамуков, Х. Уразиков кебек мәшһүр артистлардан, укытучы-остазлардан белем ала. Училищены тәмамлаганнан соң, Г. Камал исемендәге академия театрына эшкә алына. Хезмәтнең башлангыч чорында иҗат иткән Янгир (Нәкый Исәнбәт «М. Җәлил»), Шәрифҗан (Аяз Гыйләҗев «Җиргә тапшырылган серләр»), Гайфи (Х. Вахит «Күк капусы ачылса») һ.б. образлар аркылы Х. Җәлалов талантлы артист буларак халыкка таныла.
Х. Җәлалов - әдәби әсәрләрне сәнгатьле укуы белән дә тамашачыларга билгеле шәхес. Радио-телевидение фондында сакланучы бик күп язмалар шул хакта сөйли. Үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә. А.Вампиловның «Провинция мәзәкләре» китабы (1987) аның тәрҗемәсендә дөнья күрде. Моннан тыш балаларга атап чыгарылган «Корчаңгы тай һәм таз малай» (1993), «Шәрә бүре» кебек  китаплары да бар. Аның берничә пьесасы Г.Камал исемендәге академия театрында балалар өчен куелды.
Хушлашу мәрасиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә. Якыннарының, туганнарының олы кайгысын уртаклашабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ