Логотип Магариф уку
Цитата:

Язучылар берлеге "Әдәби карта" конкурсы җиңүчеләрен сайлады

Төп хезмәте укытучы булган Клара Булатова, Гөлнур Айзатуллина кебек исемнәре мәгълүм шагыйрәләр аз түгел татарда. Әле без белмәгәннәре күпмедер. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары уздырып кил...

Төп хезмәте укытучы булган Клара Булатова, Гөлнур Айзатуллина кебек исемнәре мәгълүм шагыйрәләр аз түгел татарда. Әле без белмәгәннәре күпмедер. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары уздырып килә торган «Әдәби карта» бәйгесе нәкъ менә укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр арасындагы иҗади эшчәнлекне киң җәмәгатьчелеккә танытуны максат итеп куя.
Ниһаять, өч этаптан торган иҗади бәйгенең быелгысына да йомгак ясау вакыты җитте. Җиңүчеләрне билгеләүдә ниндидер бәхәс, дәгъвага урын калырлык булмады, чөнки  редакциянең әлеге бәйге почтасына килгән барлык 80 гә якын эшне укып бәяләүне бу эшнең осталарына – Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат һәм «Идел» журналының баш мөхәррире, язучы Гөлүсә Закировага тапшырдык. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә Татарстан Язучылар берлегендә  узды.
– Укытучыларның, тәрбиячеләрнең әдәби иҗат белән шөгыльләнүе һәрьяклап мактауга лаек. Иҗатларына бәя бирү дә кыен, һәм мондый эштә ялгышырга ярамый. Һәрхәлдә, үзебезнең зәвыкка, күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәгә таянып, бәдәви иҗат күзлегеннән бәяләп, әлеге җаваплы вазифаны башкарып чыктык, – дип сүз башлады Газинур Морат. – Иҗат ул, бүгенге көнгә аваздаш  итеп әйтсәк,  кешене мобилизацияли. Гомер буе укучы һәм мөхәррир буларак, шактый әдәби әсәрләр укып яшәгән кеше буларак әйтәм: «Әдәби карта» конкурсы киләчәктә тагын да киңәергә хаклы.
Гөлүсә Закирова исә сүзен: «Электән укытучыларны бик хөрмәт итәм», – дип, кунакларга  хөрмәтен белдерүдән башлады. – «Мәгърифәт» газетасында эшләгәндә, мин үзем дә  газета битләрендә хикәяләр бәйгесе оештырган идем.  Тик бер нәрсә үкенечкә калды: вазгыять үзгәрү сәбәпле, газета «Гаилә һәм мәктәп» журналы булып куйды да, без, аны менә шулай йомгаклау этабына җиткереп, җиңүчеләрне бүләкли алмый  калдык. Шуңа күрә дә  әлеге «Әдәби карта» эшендә катнашуымны шул  хикәяләр бәйгесенең дәвамы буларак кабул итеп, анда  килгән эшләрне бик сөенеп укыдым. Иң беренче чиратта миңа  бәйгенең исеме ошады. Ул нәкъ менә укытучылар өчен. Иҗат  шундый әйбер: гел язып, чарлап торсаң да кабатланып китүләр булырга мөмкин. Моннан качу өчен оригиналь сюжетлар табарга, ниндидер яңалык булдырырга кирәк, – дип белдерде Гөлүсә ханым һәм  киләсе елларда укытучылык хезмәтенең асылын, җаваплылыгын, саллылыгын, укытучының башкалардан үзгә бер халәтен чагылдыручы эшләрне дә күрсәк иде, дигән теләген җиткерде. – Чөнки алар, гел кеше алдында булсалар да, нигәдер бу очракта үзләре пәрдә артында калды шикелле. Ә менә мәхәббәт турындагы шигырьләрне Газинур абый белән беравыздан:  «Менә бу әдәбият ичмасам», –  дип, кабат-кабат сокланып укыдык. Күңелендә иҗат уты булган кеше, нинди хезмәттә булса да, барыбер язарга тиеш».
– Барыбызның да максатыбыз уртак: татар телен саклау, үстерү. Хезмәтегез авыр, турыдан-туры яшь буынны тәрбияләү өстендә эшлисез, –дип сүзгә кушылды Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех. – Замана баласын тәрбияләү җиңел түгел, аларның үз кызыксынулары, үз приоритетлары. Шуңа да карамастан без үз сүзебезне әйтергә, телебез өчен көрәшергә  тиеш. Соңгы айларда районнарда, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә һ.б. бик күп очрашуларда булырга туры килде. Күңелдә ниндидер төшенкелек тә бар, чөнки халык санын алу күрсәткәнчә, татарлар 600 меңгә кимегән, дип игълан ителде. Очрашулардан соң , киресенчә, без артканбыз кебек тоела миңа. Балаларыбызга карап сөенеп кайтам: алар янәшәләрендә сезнең кебек укытучы, тәрбиячеләре булу да бу  ышанычны арттыра, – ди ул.
Укытучы ул бит әле төп эшеннән тыш теге яки бу бәйгедә үзе генә катнашып калмый, параллель рәвештә ел дәвамында укучыларын да ниндидер конкурсларга, имтиханнарга  әзерли.  Бәйгедә «Бөкәч» хикәясе белән катнашып,   беренче премия лауреаты булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Хәсәнова да (Мөслим районы Вәрәшбаш авылы) искәрмә түгел.   Без уздырган «Яшел бишек», «Моңлы саз чыңнары» бәйгеләрендә даими катнашып килүчеләрнең берсе ул. «Әдәби карта»да шулай ук беренче чирканчык алуы  түгел. Бүген инде ул: «Киләчәктә чын язучылар кебек язарга ният», – дип әйтә икән, димәк, алга таба кармакны ераккарак, тирәнгәрәк  ыргытачак.
– Иманым камил, милләтебезне ана теленә, татар әдәбиятына кызыксыну уятып кына  саклап була, – ди  ул. – Минем әдәби иҗатым –кешеләр белән  аралашу нәтиҗәсе. Танышларым сөйләгәннәрдән уены-чынын бергә кушып язам да, матур-матур хикәяләр туа. Конкурска тәкъдим иткән хикәям дә булган хәлләргә таянып язылды. Монда «Гран-при дәрәҗәсенә хикәянең эчтәлек бирелеше җитеп бетмәде» дигән фикер яңгырап китте. Бәлки, безгә язучылар белән онлайн-курслар оештырыргадыр, шулай булганда, бераз киңәшләр дә сорар идек.
Бу җәһәттән Гөлүсә ханым, «Идел» журналына «Яңа исем лабораториясе» ачылуын һәм хәзерге вакытта анда 14–35 яшьлекләр өчен  әдәби дәресләр баруын искәртеп: «Укытучылар арасында да, бәлкем, әнә шундый әдәби дәресләрне җанландырып җибәрергәдер. Аралашып, үзара фикер йөртеп, төзәтеп җибәрү дә кирәк кайчакта», – дип, аны җөпләп куйды.
Икенче премия лауреаты Гөлнара Ногманова тумышы белән Әгерҗедән,  шунда ук 1 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укыткан. Бүгенге көндә Әтнә мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.
– Нәсерләр язгалыйм, матбугат битләрендә мәкаләләрем дә чыга, берничә хикәям дә бар. Моннан элек бер газета игълан иткән бәйгедә катнашып, кәрәзле телефон отканым да булды. Әмма элеккеге  елларда «Әдәби карта» бәйгесендә җиңгән укытучыларның иҗаты белән танышканнан соң, нигәдер ул миңа көчем, буем җитмәслек кебек тоела иде. Быел тәвәккәлләдем. Үз иҗат җимешләреңне күргәч, тагын язасы килә шул... «Әдәби карта» бәйгесе шартына туры килердәй «Тиздән, бик тиздән» дигән  хикәямне «тартып чыгардым». Нәкъ 50 яшем тулган көнне финалга узуым турында шалтыратып әйттегез. Юбилейга моннан да зуррак бүләк булырга мөмкинме?! – дип сөенече белән уртаклаша Гөлнара Фәтхелбаян кызы.
Өченче урынны Теләче районы Олы Мишә авылыннан шигырьләр шәлкеме тәкъдим иткән Дамира Миңнебаева һәм «Көмеш телем – үз телем» дигән әкият белән катнашкан Саба районы Килдебәк  авылыннан Айсинә  Әхмәтшиналар бүлеште.
Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә төркемендә директор урынбасары һәм тәрбияче булып эшләүче Дамира Миңнебаеваның «Әдәби карта»да өченче тапкыр катнашуы. 2019 елда тезмә әсәрләр буенча беренче унлыкка керсә,   2020 елда шул ук номинациядә беренче урынга лаек дип табылган иде. «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларында «Бала багу җиңелме?», «Үтәлгән васыять»  кебек язмалары да дөнья күргәне булды аның. Шуңадыр да: «Иҗат – аерылгысыз юлдашым. Мондый бәйгеләр миңа иҗат әһелләре  белән якыннан танышырга, тагы да яңа әсәрләр язарга этәргеч бирә», – ди ул һәм, сайлап алырга темалар күбрәк булса, тагын да кызыграк булмас идеме икән, дигән теләген дә җиткерә.
– Бәйгедә җиңү минем өчен һич көтмәгәндә, уйламаганда булды,– ди балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче  һәм башлыча кече яшьтәге балалар өчен иҗат итүче Айсинә Әхмәтшина. – Күренекле язучылар белән һәм үзем шикелле каләм тибрәтүчеләр белән аралашып, илһамланып дәрт-дәрман алып кайтып китәм Казаннан. Киләсе елга да бу бәйгедә катнашырга исәп юк түгел.
Әлбәттә,  махсус приз ияләре Гөләндәм Хәлиуллина  (Сарман) һәм Ләйсән Әхмәтшиналарның (Апас районы Иске Энәле авылы) да түбәләре күктә үк булмаса да, бик канәгатьләр.
22 ел буе татар теле һәм әдәбияты укытучысы, шуның соңгы биш елында мәгариф бүлегендә тәрбия эшләре буенча методист булып эшләсә, дә атнага бер тапкыр   әдәбият укыта Гөләндәм Хәлиуллина. Тел кулланышта булса гына яши, матур әдәбият укымый торып, телебезнең камиллегенә ирешеп булмый, дигән фикердә ул.
–Укучылар белән дәреслектәге һәр әсәрнең тулы вариантын укыйбыз, сыйныфтан тыш укуга да зур игътибар бирәм. Телебезне үстерү – һәммәбезнең  өстендә торган бурычы. Үзем ВКонтакте да саф татар телендә «Илексазым – моңлы сазым» дип аталган төркем белән  «Татар. Блогер» бәйгесе җиңүчесе булдым. Төркемдә  Алманиядә, Үзбәкстанда яшәүче якташларыбыз да бар. «Әдәби карта» турында аларга да мәгълүмат җиткердем. Шулай булгач, киләчәктә бәйгебез чикләре  киңәюгә  өмет зур, – ди саф татар төбәге булган Сарманнан килгән кунагыбыз, бәйгене оештыручыларны өметләндереп.
Киләсе елларда Россия төбәкләрендәге, чит илләрдәге укытучыларны да бу бәйгегә тартырга язсын, дигән теләк бер генә яңгырамады бу көнне. Шигъри дулкында барган очрашуда күңелгә салып куярдай фикерләр шактый булды, мәхәббәтле язны да,  гармун тарткан әтиләрне дә күңелдән кичердек. Булат Ибраһимовка ияреп, телебезгә зур өметләр дә багладык, аны санга сукмаучыларга нәфрәт тә белдердек.
Әйт, телем, шартлатып сөйлә,
Йоклаганнар сискәнсен!
Алай иртә күммәсеннәр,
Гайрәтең бар, исән син.
Син дәүләтләр корган тел бит.
Тарих, ярлыклар язган
Теленнән ваз кичүчегә,
«Надан» дигән сүз таман...
Бәйгедә катнашучыларның иҗат әһелләренә теләкләре дә бар.
–Бүген татарча сүзләрне, авазларны дөрес әйтергә өйрәнмәгәнлектән, сөйләмдә кимчелекләре булган сабыйлар артканнан-арта бара. Чөнки чып-чын татар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар да үзара русча аралаша. Мин,  үзебезнең «Салават күпере» балалар бакчасындагы күпьеллык эш тәҗрибәмнән чыгып, сөйләм телен үстерүдә сәхнә аеруча отышлы дип табам. Ни кызганыч, сәхнәләштерү өчен дә, балаларга укыр өчен әкият һәм хикәяләр җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә дә укыту-тәрбия программасының яңартылган басмаларын без тәрбиячеләр түземсезләнеп көтеп алабыз. Бик кирәк булганда, үзең дә кулга каләм аласың. Балалар белән бергәләп сәхнәләштерү өчен мини-спектакльләр, хикәяләр иҗат итүемнең сәбәбе дә шул, – дип аңлата иҗатка этәргән алшартларны Ләйсән Мансур кызы.
Ташка басу мөһим
Шул ук вакытта, Газинур Морат әйтмешли, язган әйбер  ташка басыла барырга, бәйгенең нәтиҗәсе матбугатта күренергә тиеш. Без шулай эшлибез дә. Моңа кадәр дә язмаларның кайберләре «Гаилә һәм мәктәп»тә яки  «Идел» журналында, кайсылары  «Мәдәни җомга» газетасында дөнья күрә килде.
–Ташка басылганны күрү ул олы язучы өчен дә, яңа гына каләм тибрәтә башлаган кеше өчен дә мөһим. Бәйгегә килгән эшләр чәчелеп ятарга тиеш түгел, көннәрдән бер көнне аларның яхшы дигәннәрен туплап, бер җыентык та чыгарып булыр иде. Соңгы еллардагы күзәтүләрдән чыгып, тагын шуны әйтәм: әдәби иҗат эше хатын-кыз кулына калып бара кебек. Сәбәбен дә чамалыйм: милләт өчен, тел өчен бик авыр чакта, милләт аналары иңен куючан», –  ди әдип. – Бәйгеләр иҗат кешесенә һәрвакыт стимул бирергә тиеш.  Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына кунак булып килгән Ленар Шәех, Булат Ибраһимовлар да – кайчандыр «Иделем акчарлагы» бәйгесендә үсеп, шунда Гран-при ияләре булган язучылар. Кыскасы, әдәбиятта исемнәре күренгән, элгәрләренең үкчәсенә басып килә торган кызлар, егетләр алар барысы да  – бәйгеләрдә  канат ныгыткан каләм ияләре. Җыеп кына әйткәндә, быел  бәйгегә килгән эшләр җитми дә калган кебек булды. «Әдәби карта»  киләчәктә тагын да масштаблырак  була ала, укытучылар арасында да әллә нинди талант ияләре качып ятадыр. Бу бәйгедә күбрәк катнашырлар, аның дәрәҗәсе, нәтиҗәлелеге  тагын да артыр дигән өмет бар.
«Әдәби карта» икән инде, киләсе елларда да Татарстан картасын алабызмы яки Россиянекенме, бәйгегә эшләр кайдан килә, шул төбәкне билгели барып,  картага карагач та: «Күр инде, бөтен укытучылар, тәрбиячеләр әдәби дулкында яши бит», – диярлек  булсын иде.

Расиха ФАИЗОВА


Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ