Логотип Магариф уку
Цитата:

Туй көнне әниләре вафат була, өстәвенә күпер ишелеп, кунаклар утырган машина чак кына елга төбенә очмый кала

Юлдашым, мәгариф бүлеге хезмәткәре Лениза Галимова белән Мөслимнән 40 чакрым ары урнашкан Әмәкәй авылына кузгалдык. Шәриповлар заманча бизәлгән иркен агач өйдә тора икән. Без кергәндә, гаилә башлыгы ө...

Юлдашым, мәгариф бүлеге хезмәткәре Лениза Галимова белән Мөслимнән 40 чакрым ары урнашкан Әмәкәй авылына кузгалдык. Шәриповлар заманча бизәлгән иркен агач өйдә тора икән. Без кергәндә, гаилә башлыгы өйдә юк иде. «Хәзер керә, остаханәсендә төгәллисе эше бар иде», – диде безгә хатыны Миләүшә ханым. Өсләрне салып, урнаша торганда өйгә инвалид арбасына утырган 35-40 яшьләрдәге мөлаем йөзле ир-ат килеп керде. Дөнья мәшәкате тулган якты күзләренә, спортчыларныкыдай нык, ыспай бәдәненә караганда, ул бу арбага болай гына, кыланып кына утырган кебек тоелды.


Сүзне Мияссәр үзе башлады: «Әйдәгез, әңгәмәдән минем арба вакыйгасын төшереп калдырыйк та, тормыш турында гына сөйләшик».  Ничек итеп сорамыйча калыйм. Бу фаҗига аның бөтен дөньясын астын өскә китергән ич. Тормышка бүтән күз белән карарга мәҗбүр иткән! Бәхәсләшеп тормадым: «Алайса, әйдәгез, шуңа кадәрге гомерегезгә тукталыйк».


RNKX06igwhk
Әткәй хакы


«Бу безнең төп нигез, – дип сөйләп китте Мияссәр. – Әтием Мирхаҗиян шушында 8 балалы гаиләдә туып үскән. Әнием Сәвия белән шушы нигездә гомер кичереп, 7 бала табып үстерделәр. Иң төпчеге мин идем. Мин туганда, иң өлкән абыем Мәгъфүрҗан Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга дип чыгып киткән. Әти белән әни икесе дә сугыш чоры балалары, тыл ветераннары иде. Әти колхозда озак еллар амбар мөдире булып эшләде. Ник шунда гомерендә бер тапкыр өйгә бер уч он алып кайтсын. Терлек белән лапас тулган югыйсә. Эшенә бик җаваплы карады әти. «Колхоз малына кул сузучы – дәүләтне таратучы ул», – дип сөйли иде безгә. Без шундый әти белән үстек.


Менә колхозлар гына түгел, илләр таралган көннәр килде. Әни фермада төрле эштә катнашты. Икәүләп безне йортка хуҗа булып үсәргә, эшне яратырга өйрәттеләр. Беребез утын яра, бер-икебез чишмәдән су алып кайта, өченчебез өй җыештыра... Әнкәй 1993 елның 23 августында, безнең туй көнне, 60 яшендә вафат булды. Туйны кичереп тордык. Әткәй гомер азагында авылда мулла вазыйфасын башкарды. Яхшы сүз – җан азыгы, диләр. Аның җомга вәгазьләрен тыңларга мәчеткә авылдагы бөтен ир-ат килә иде. Әти 79 яшендә бакыйлыкка күчте. Безгә: «Туганлыкны онытмагыз», – дип васыять әйтеп калдырды. Төпчек малай буларак, төп нигезне саклау миңа йөкләнде. Беркем дә: «Йортны сатыйк» яисә «Минем өлешемне бирегез», –дип ямьсезләнеп, җәнҗал куптарып йөрмәде. Абый-апаларым белән бергә шушы нигездә ел да әти-әни рухына Коръән укытабыз.


Ул армиядән хезмәт итеп кайтканда, авылларны газлаштыру чоры башланган була. Авыл җирлеге идарәсе егетнең тәвәкәллеген, тырышлыгын искә алып, аны Мөслимгә укырга җибәрә һәм Әмәкәй, Әлмәт авылларын газлаштыруга җаваплы хезмәткәр итеп билгеләп куя. Һөнәрен бик яратып, зур төгәллек белән башкара ул. Авылдагы һәр йортны «зәңгәр ягулык» белән тәэмин итүдә аның тырыш хезмәте күп кергән. «Укып кайттым. Нәрсәдән башларга дип уйлыйм хәзер. Шуннан авыл аксакаллары белән киңәштем дә эшкә керештем. Шоферлар Мирзанур, Илгиз абыйлар белән Мөслим-Казан арасын гизәргә тотындык. Ул вакытта хәзерге кебек шома юллар төшләргә дә керми иде. Машиналарының да ерак юлга чыгарлык тизлеге юк, багана саен хәл алырга туктыйлар иде. Казанга барып җитәргә дә бер көн кирәк. Анда баргач, башта авылдашларның Казанда яшәгән туганнарына биреп җибәргән күчтәнәчләрен таратабыз. Аннары шәһәр читендәге көнкүреш газ җиһазлары базасы янында машина кабинасында төн чыгабыз да икенче көнне, газ плитәләре, торбалар, краннар төяп, юлга кузгалабыз. Шулай ярты ел буе авылга газ кирәк-ярагы ташыдык. Кечкенә генә шөрепкә кадәр кайтып бетмичә, күзгә йокы кермәде. Тырыша торгач, бер ел дигәндә ике авыл да газлы булды. Бу 1993 елның җәе иде», – дип искә ала ул көннәрне Мияссәр. Шул елны егет Сарман якларында үзе кебек тәрбияле, итәгатьле насыйп ярын – Миләүшәсен очрата. Бер-берсенә тиң, матур пар булып гаилә корырга уйлыйлар, туй көне билгеләнә. Адәм баласының бу дөньяны кайчан үзе уйлаганча гына көткәне бар? Шул көнне каты авыру Мияссәрнең газиз әнисен якты дөньядан алып китә. Туйны авыр кайгыдан арынгач, 2 октябрьдә уздыралар. Анда да йөрәккә шом салырлык вакыйга була: күпер ишелеп, кунаклар утырган машина чак кына елга төбенә очмый кала. Әмма яшьләр сер бирми. Тормыш дәвам итә. Бәхетле гаиләдә, нур өстенә нур булып, бер-бер артлы Динар һәм Диас исемле ике угыл дөньяга килә.


Күпер чыкканда


Әмма язмыш аны тагын аямый: мотоциклда өйгә кайтканда, юл һәлакәтенә очрый. Бу хәбәр бөтен авылны тетрәндерә. Егетнең умыртка баганасы сынып, аяклары тоймас хәлгә килә. Авылда: «Яши алмаслар, Миләүшәсе ташлап китәр» дигән имеш-мимешләр тарала. Миләүшәгә бу сүзләр йөрәк ярасына тоз сипкән кебек килеп ирешә. «Бу көннең киләсен сизеп йөрдем. Туй көнне күпер юкка гына ишелмәде бит инде ул. Мөслим хастанәсендә 26 көн селкенмичә кан эчендә яттым, – ди Мияссәр. – Үз-үземне белештермәгән минутларым булды. 7-9 нчы кабыргалар сынып, арка миен, йөрәкне кыскан, үпкәгә үлек җыелган. Казаннан килгән табиб 6 сәгать операция ясагач кына күземне ачтым. Үлем белән тартышкан шул кыен чакларымда Миләүшә алты ай буе янымнан китмәде. Янымда аның барлыгын тою миңа үлемне җиңәргә көч бирде. Барыбер эчемнән аның өчен сызландым: «Ни өчен мин аңа үземнең гариплегемне көчләп тагам соң әле? Туганнарым карамас идеме? Бер очы чыгар, гел болай ятмам». Шулай айлар буе бик озак уйланып ятканнан соң, батырлыгымны җыеп әйттем: «Миләүшә, мин хәзер гомер буе ятакта ауныйсы кеше. Кит син. Әле син яшь. Үз бәхетеңне яңадан төзе», – дидем. Бичаракаем, шунда: «Алай димә, мин сине беркайчан да ташларга җыенмыйм», – дип үксеп-үксеп елады».


Шулайдыр, җиңел язмыш сайлау мөмкинлеге дә булгандыр Миләүшәнең. Һәркемнең гомере бер генә ич. Тик йөрәктә сакланган саф, садә хисләр сыгылырдай чакта сыгылмаска, сөйгәненә тугры калырга этәрә. «Бу хәл минем белән булса, Мияссәр нишләр иде икән?» – дигән сорау бирдем үземә, – дип искә ала Миләүшә. – Башка яр эзләп китәр идеме? Юк, без инде кавышканнан бирле икебез бер җанга әверелгән идек. Ә балалар? Балалар кемгә әти дип дәшәр иде?»


Әйе, көннәре тоташ караңгы төнгә әйләнгән чакларда ниләр генә кичермәгәндер ул. Мияссәргә бик озак дәваланырга туры килә. Төзәлмәс яралар, катлаулы операцияләр бер хастанәдән икенчесенә йөртә аларны. Миләүшәсе янәшә булганга гына сүнеп барган тормышына җан керә егетнең. Ул бит әле өйгә кайтуын дүрт күз белән көтеп торган ике улына, аның ярдәменә күнеккән авылдашларына да кирәк. «Боровое Матюшинодагы тернәкләндәрү үзәгендә утырырга, мүкәләргә өйрәндем. Инструктор кызганмады, йөзәр тапкыр чүгәләргә мәҗбүр итә иде. Иреннәремне канатып булса да, ул кушканнарның барысын да үтәдем. Барлык туганнарыма, авылдашларыма – укытучылар Рүзилә һәм Рамил Хамматуллинарга, Резидә һәм Илфат Фәрраховларга, күршеләрем Әлфия һәм Дилшат Латыйповларга, Силүзә һәм Әбүләис Мурзиннарга, Ильяс белән Розага рәхмәтем чиксез. Кайсылары гантель, мата, кайсысы тренажер велосипеды ясап алып килде, массаж ясады. Җитәкчеләр мәсьәләне хәл итү ягында торды. Хәлемне белмәгән кеше калмады. Янымда шундый кешеләр яшәгәндә, диванда аунап ятарга оялдым. Шулар ярдәмендә аякларым барлыгын тоя башладым», – ди Мияссәр.                         


Алтын багана


«Өйгә кайтканда, тире белән сөяктән генә калган, ята-ята тәне тишелеп беткән иде. Яшисебез килде, шул көч бирде», – дип кушыла әңгәмәгә Миләүшә. Менә шулай бер Миләүшәгә, бер тәрәзәдән елмайган кояшка карап күнегүләр ясый-ясый, Мияссәр аякка баса. Их, йөреп китәргә аяклары да әзрәк тернәкләнсә. Булса соң, аңа бит әле 35 кенә. Типсә, тимер изәр чагы. Изәр дә әле!


Көннәрдән беркөнне Шәриповлар йортына Мияссәрне 35 яше белән котларга бөтен туганнары җыела. Шунда Илдар исемле энесе аңа бер чемодан эш коралы бүләк итә. «Менә абый, иҗат ит, синең кулларыңнан килмәгән эш юк», – ди. Сүзләре раска чыга. Башта Миләүшә соравы буенча өйгә яңа эскәмияләр эшләп куя. Моны күргән күршеләре аннан табуреткалар, тумбочка, кием, китап шкафлары ясавын үтенә. Бу уңыштан Мияссәрнең күңеле күккә аша! Ул иске мунчаны тарсынып, ишегалдына остаханә төзеп куя. Озак та үтми, шушы төбәктә күз иярмәслек йорт җиһазлары, затлы кәләш сандыклары ясап, шәхси эшкуар булып таныла.


DSC_0312Әнә шулай туган җирдән көч алып, язмыш күперен кичә-кичә, тәкъдир язган сынауларын җиңә-җиңә, бер җан, бер йөрәк булып, бөтен дөньясына үрнәк гаилә яши Әмәкәй авылында. 2014 елның 27 августында Татарстан Президенты түренә чакырылган иң булган 54 пар арасында Миләүшә белән Мияссәр Шәриповлар да була. 2015 елның 22 июлендә алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, язмышларны җиңеп, уртак хәләл хезмәт белән бәрәкәтле тормыш корып яшәгәннәре, тормышка лаеклы уллар үстергәннәре өчен «Тугрылык һәм мәхәббәт» медале белән бүләкләнәләр. Әйе, улларына үрнәк әти, ныклык, сабырлык үрнәге дә әле ул Мияссәр. Олы уллары Динар быел Әлмәт дәүләт нефть институтын тәмамлый. Шунда укыганда, Азнакай гүзәле Айгөл белән танышып, әле яңа гына гаилә корганнар. Атна саен әти-әниләре янына кайтып, хәлләрен белеп, эшләренә булышып китәләр. Динар әтисенең уң кулы да, әтисе ясаган җиһазларны яңа ияләренә илтү, җыеп урнаштыру эшен үзе алып бара. Кече уллары Диас та йорттагы ныклы кул кирәк булган һәр эшне үз өстенә алган. Менә Диасның мәктәптә язган иншасыннан бер өзек: «Гаилә – һәркем өчен кадерле урын. Безнең йорт – безне саклаучыбыз, җылы учагыбыз. Гаилә никадәр нык булса, аннан бөркелгән кайнарлык та шулкадәр көчлерәк җылыта. Монда сине ничек бар, шулай яраталар. Әти – алтын багана, ул шул дәүләтнең иминлек сакчысы. Иң кадерле җан – әниебез. Әниләр йөрәгендәге кайгыртучанлыкны, мәрхәмәтлелекне, изгелекне тагын кемдә күрә алабыз? Әти-әни булганда гына көннәребез якты һәм җылы!»


sLiFbOLEW0g



Йөрәк җылысы сеңгән бу сүзләргә өстәп тагын ниләр әйтим?


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ