Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар, Тукайның 132-еллыгы уңаеннан игълан ителгән бәйгенең соңгы көне якынлаша!

«Мәгариф» журналы  редакциясе Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсын иг...


«Мәгариф» журналы  редакциясе Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсын игълан иткән иде. 20 апрель — катнашучылардан гаризалар кабул итүнең соңгы көне. 




Untitled-2-05

Бәйгедә Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре катнаша ала. Әлегә катнашучылар саны буенча  лидер  районнар исемлегендә Әтнә, Арча, Мамадыш, Актаныш, Азнакай районнары.


Язмалар ике номинациядә кабул ителә:
1) Г. Тукайның тормыш юлы;
2) Бөек шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган әсәрләре.

Конкурс эшләре татар, рус, инглиз телләрендә тәкъдим ителә ала.  Язмалар «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә.


Тулырак мәгълүмат НИГЕЗЛӘМӘДӘ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ