Урамда туктатып сорасагыз да, халык Тукай шигырьләрен яттан сөйләп бирә!
Безнең мөстәкыйль балалар проекты әгьзалары «Телебезнекамил беләсезме?» дип аталган акция уздырды. Укучылар халык белән турыдан-туры аралашып, Габдулла Тукай иҗаты буенча сораштыру үткәрделәр. Әлеге а...
Безнең мөстәкыйль балалар проекты әгьзалары «Телебезнекамил беләсезме?» дип аталган акция уздырды. Укучылар халык белән турыдан-туры аралашып, Габдулла Тукай иҗаты буенча сораштыру үткәрделәр. Әлеге акциянең максаты — халыкның татар телен белүен һәм аны сөйләм телендә куллануын үзенә күрә бер раслау да иде.
Сораштыру вакытында халыкның Тукай шигырьләрен белүләрен, хәтта яттан белгән шигырьләреннән өзекләр дә сөйләп күрсәтүләрен ишеткәч, күңелләр тагы да сөенде. Димәк, телебезне беләләр, киләчәгебез бар!
Мөслим районы Г.Тукай исемендәге мәктәпнең педагог-оештыручысы Гөлшан МӘҮЛИЕВА фотохәбәре.
Комментарийлар