Логотип Магариф уку
Цитата:

Яхшы дус тәрбиялик!

– Тәрбия эшендә гел проблема туып тора. Беркөн 12 яшьлек кызыма классташы, якын дусты: «Бәлки Аллаһ юктыр, син каян беләсең?» – дигән. Тагын нәрсәләр сөйләшкәннәрдер, әмма иманы какшап кайткан: «Бәлки...

– Тәрбия эшендә гел проблема туып тора. Беркөн 12 яшьлек кызыма классташы, якын дусты: «Бәлки Аллаһ юктыр, син каян беләсең?» – дигән. Тагын нәрсәләр сөйләшкәннәрдер, әмма иманы какшап кайткан: «Бәлки чынлап та юктыр, син миңа дөрес аңлатмыйсыңдыр», – диде. Бу классташы белән һич аралаштырасым килми… Нишләргә инде, аптыраган? – дигән иде бер мөслимә ханым.


Бу проблемадан чыгуның ике төрле юлын табып була. Беренчесе, димәк, мин баламның иманын ныгытуга аз игътибар бирәм дип. Икенчесе, бу иптәш кызы балама начар йогынты ясый дип уйлау… Беренче вариант хәерлерәк. Ул тәрбия эшендәге җитешсезлекне күрсәтә торган бер «сигнал» сыман, чөнки акны карадан аера белгән бер ата-ана да балам имансыз булып үссен дип теләмидер, мөгаен. Әмма бала иманлы булсын өчен нинди гамәлләр кылабыз соң? Бу сорауга һәр ата-ананың үз җавабы.


обрИслам галимнәре баланың иманын ныгытуның төрле юлларын күрсәтә. Мәсәлән, күренгән әйбер күренмәгән әйбернең барлыгын раслый дип аңлатыгыз. Гап-гади мисаллар белән. Менә бу өстәлне бер оста эшләгән, әмма без ул кешене күргәнебез юк һәм кем икәнен дә белмибез, дип. Шул рәвешле теләсә кайсы әйбернең эшләүчесе яки барлыкка китерүче бар икәненә төшендерегез. Игътибарны урындыкка, шкафка күчергәннән соң, табигатькә, хайваннар дөньясына һәм кешенең үзенә күчереп була. Табиблар әйтүенчә, кеше – үзе бер могҗиза. Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә күзләребезгә һәр секундта фотога төшерү һәм аны саклау мөмкинлеге биргән. Миебез һәр күргән нәрсәне «архив»ка озатып тора. Кеше гомерендә күзләре ясаган фотолар саны триллионнар белән исәпләнә һәм кирәк вакытта секунд эчендә ул «картина»ны хәтеребездә яңарта да алабыз.


Адәм баласы хайваннарны үзенә буйсындыра алса да, алар башкарган эшләрне бернинди лабораторияләрдә дә эшли алмый. Әйтик, шул ук үләнне ясап булмый. Үсемлекләр дөньясыннан тагын бер кызык факт: бер үк төрле үләнне кәҗә дә ашый, ефәк корты да. Әмма берсе безгә йон һәм сөт, икенчесе ефәк җеп бирә. Ягъни чимал бер үк, ә җитештерелгән продукт – төрле. Менә шундый фактлар баланы фикерләргә этәрә, хакыйкатьне төшенергә ярдәм итә ала, дип саный галимнәр.


Хакыйкатьне тануның тагын бер юлы – Аллаһ китабы. «Коръән – кабатланмый торган могҗиза. Аны беркем дә һәм беркайчан да нәкъ шундый ук итеп иҗат итә алмый, хәтта бу эшкә кешелекнең ярты өлеше тотынса, ә икенче яртысы аңа булышса да», – ди Коръәнне өйрәнгән гыйлем ияләре. Гомумән, дини тәрбия бирергә теләгән ата-аналар «Балаларыгызга Коръәнне өйрәтегез, соңрак аларга Коръән бөтен нәрсәне дә өйрәтер», – дигән сүзләрне хәтерләреннән чыгармаска тиеш. Шулай ук балаларга фән белән бәйле менә шундый фактларны да сөйләгез...


Дәвамы.


Нурия Әлмиева.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ