Югары уку йортларында бюджет урыннары кимемәячәк
Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында киләсе елда вузларда бюджет урыннары кыскартылачагы турында хәбәр таралган иде. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәгълүматны кире какты.Министрлык вәкилл...
Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында киләсе елда вузларда бюджет урыннары кыскартылачагы турында хәбәр таралган иде. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге мәгълүматны кире какты.
Министрлык вәкилләре сүзләренә караганда, бюджет хисабына белем алучылар саны берничек тә киметелә алмый, бу закон тарафыннан якланган. Түрәләр, студентларны шатландырып, 2017 елда стипендияләрнең артачагын да белдерде. Киләсе елда стипендия түләүгә быелгыга караганда 1,3 миллиард сумга күбрәк акча тотарга җыеналар.
Комментарийлар