Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәгариф. Татар татар теле (декабрь 2024)

"Мәгариф татар теле" журналының  декабрь ае саны КФУның татар теле бүлегенә багышлана. КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов белән әңгәмә әлеге бүлекнең үткәне һәм бүгенгесе турында. Соңрак, нәкъ менә әлеге уку йортында уздырылган V Казан халыкара саммиты кысаларында үткән Лингвометодик фестивальдә катнашкан укытучыларның язмалары һәм мастер-класслары белән таныша аласыз. Биредә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ФДББС таләпләренә туры китереп тема билгеләү, дөрес итеп дәреснең кереш өлешен төзү, эш битләре аша сөйләү күнекмәләрен үстерү һәм башка бик күп кызыклы алымнар белән таныша аласыз. Моннан тыш, һәрвакыттагыча журналыбызда иң яхшы дәрес эшкәртмәләре дә бирелгән.

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ