Логотип Магариф уку
Цитата:

10 мең кешелек ифтарда ничек катнашырга?

Иртәгә, 22 июньдә “Казан-Арена” стадионында республика ифтар мәҗлесе оештырыла. Анда 10 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.2011 елда беренче республика ифтарына 1,5 мең кеше җыелгач, аның шул дәрәҗәдә уз...

Иртәгә, 22 июньдә “Казан-Арена” стадионында республика ифтар мәҗлесе оештырыла. Анда 10 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.
2011 елда беренче республика ифтарына 1,5 мең кеше җыелгач, аның шул дәрәҗәдә уздырылуына күпләр шаккаткан иде. 2014 елда исә бу мәҗлескә инде 5 мең кеше чакырылды, быел исә “Казан-Аренада” былтыргыдан да 2 тапкырга күбрәк кешене кабул итәргә җыеналар. Асылда аны Россиядә иң зур ифтары дип тә атарга мөмкин.
2206-3
Мәҗлес кунакларын 18.00 сәгатьтә үк кабул итә башлыйлар. Ә 19.00 сәгатьтә махсус программа старт ала – Коръән уку, дин әһелләренең чыгышлары, мөнәҗәтләр башкару. Тагын бер яңалык – ахшам намазын стадионның чирәмендә үк укыячаклар. Махсус япма чирәмгә зыян китерүдән саклаячак, дип ышандыра стадионның директоры Радик Миңнәхмәтов.
Ни өчен республика ифтарын нәкъ менә 22 июньдә үткәрергә уйлаганнар? Баксаң, 22 июнь Рамазан аеның 17нче көненә туры килгән, ә ул исә Бөтендөнья хәләл көне буларак билгеләп үтелә. “Казан-Арена” тирәсендәге территориядә бу уңайдан махсус акция дә оештырыла. Шуның белән бергә 22 июнь Хәтер һәм матәм көне икәнен дә онытмаячаклар: Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган бабалар рухына дога кылачакбыз, ди Татарстан Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Республика ифтарын уздыру өчен иганәчеләр 10 миллион сум сарыф иткән, дип хәбәр иттеләр әлеге уңайдан “Татмедиа”да уздырылган матбугат конференциясендә. Чыгымнарны мөселман эшмәкәрләр, спонсорлар күтәрә. Ураза тотучыларга пылау, яшелчәләр, ит, җиләк-җимешләр, ипи, су тәкъдим ителәчәк икән. Ифтарга гадәттәгечә аз керемлеләрне, ятим балаларны һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне дә чакырганнар. Чараны үткәрергә 700 волонтер ярдәм итәчәк.
Ифтарда катнашырга теләүчеләр (843) 264-64-19 телефоны белән мөрәҗәгать итә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ