Логотип Магариф уку
Цитата:

2019 ел өчен татар календарьлары дөнья күрде

Элек-электән һәр татар гаиләсе карап торышка бәләкәй генә булса да, үзенә дөнья кадәр бай мәгълүмат туплаган, битләрен ертып алышлы стена календарен, елныкын-елга сатып алып, өендә булдыруны бик тә мә...

Элек-электән һәр татар гаиләсе карап торышка бәләкәй генә булса да, үзенә дөнья кадәр бай мәгълүмат туплаган, битләрен ертып алышлы стена календарен, елныкын-елга сатып алып, өендә булдыруны бик тә мәгъкуль күрә иде. Тик бу гасыр башына кергәч, сатылмый дигән сылтау табып, Татарстан китан нәшрияты татарча еллык стена календарьларын бастырып чыгаруны бөтенләй туктатты. Берара ул чактагы «Мәгариф» нәшрияты 2010 ел өчен шундый календарь чыгарган иде чыгаруын, тик анысы соңгысы иде, бераздан нәшрият үзе дә җан-тәслим булды. Тик татарда әле стена календарьларына ихтыяҗ бөтенләй үк сүнеп бетмәгән иде шул. Ярый әле үз вакытында каләм көченең бәһасен белгән, милләт җанлы эшкуарларыбыз бу эшкә алынды. Бу җәһәттән, төп һөнәре буенча журналист булган Фәния ханым Хуҗахмәтне аерып әйтәсе килә. 1994 елдан бирле ул ире Шәех ага Зәбировның хәер-фатихасы белән  ел да күпме милләтәшебезне үзенең «Татар мөселман календаре» белән сөендереп килә. Кайсы гына китап кибетенә юлың төшмәсен: «Фәния календаре (халык телендә ул хәзер әнә шулай дип йөртелә) юкмы?» – дип сорап торучыга тап буласың. Димәк, халкыбыз арасында бу календарьның үз урыны, абруе бар! Фәния календарен зарыгып көтүчеләрне сөендерә алабыз: әле ел төгәлләнергә ярты еллап вакыт булса да, 2019 ел өчен «Татар мөселман календаре» инде сатуга чыкты. Тиражы – 30 мең данә.DSC_0350


Татар календарьларының төрледән-төрлесен бастырып чыгаруны күптәннән җайга салган икенче бер милләтпәрвәрләребез – ирле-хатынлы Ләйлә һәм Рөстәм Гәрәевларның исемен әйтми китсәк, зур гөнаһ булыр иде. Татарстан телевидениесендә эшләгән чагымнан бирле таныш мин алар белән. Республикабыз телевидениесендә тәүге дини тапшырулар нәкъ менә аларның үҗәтлеге, фидакарьлеге белән эфирга чыга башлады. Шул чактан ук, төгәлрәге 2002 елдан, алар «Татар дини календаре» чыгаруга алындылар һәм менә 18 нче ел рәттән алар кулы аша үткән каленларьлар дин кардәшләребез хозурына барып ирешә. 2019 ел өчен атап чыгарылганы да үз укучысын, һичшиксез, табачак. DSC_0348Алда әйткәнемчә, Гәрәевлар бастырып чыгарган календарьлар берсеннән-берсе төрле һәм үзенчәлекле. Бу җәһәттән, «Татар гаилә календаре» аерым игътибарга лаек. Һәр татар гаиләсе өчен көн дә кирәкле, төрледән-төрле, кызыксынып укылырдай язма-мәгълүматны туплаган  энциклопедия дияр идем мин аны. Сез дә бер вакыт табып танышыгыз әле, һич тә үкенмәссез.DSC_0352


                       


 


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ