Логотип Магариф уку
Цитата:

22 июнь: без хәтерле халыкмы?

Бүген – 22 июнь. Елның иң озын һәм табигатьнең иң сихәтле, соклангыч җәйге көне. Тик әле ул илебез тарихында һәм халкыбыз күңелендә – Хәтер һәм матәм көне дә. Моннан төп-төгәл 77 ел элек дәһшәтле Бөек...

Бүген – 22 июнь. Елның иң озын һәм табигатьнең иң сихәтле, соклангыч җәйге көне. Тик әле ул илебез тарихында һәм халкыбыз күңелендә – Хәтер һәм матәм көне дә. Моннан төп-төгәл 77 ел элек дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланып киткән. Бар җиһанны яулап алу мәкере белән шашынган Гитлер, бөтен Европаны көл-күмергә әйләндергәннән соң, илебезгә каршы хыянәтчел рәвештә сугыш башлаган. Әйе, 22 июнь – миллионлаган кешеләргә, аларга гына түгел, алардан соң килгән буыннарга да кайгы-хәсрәт, күз яшьләре алып килгән сугыш мәхшәре башланган көн.  Ачы сугыш сөреме ерагая, ветераннар сафы да көннән-көн сирәгәя бара..WhatsApp Image 2018-05-10 at 09.24.24


Сугыш беткәнгә җитмеш елдан артык, без анда җиңеп чыктык дип мактанышабыз, тик яу кырында ятып калганнарның һәм хәбәрсез югалганнарның каберләрен әле дә табып бетерә алганыбыз юк. Шулай булгач, хәтерлеме соң без, каһарманнарыбызны кадерли беләбезме? Югыйсә, хәтер без – исәннәргә кирәгрәк, шуңа да хәтерне җуймасак, саклый алсак иде.


 1941 елның 22 июненә Кызыл Армия частьларында 4 млн. 826 мең 400 кеше исәпләнә. СССРның көнбатыш чикләре буенда 14285 танк, 9200 хәрби самолет, 32900 орудие һәм миномет тупланган була. Сугышның беренче айларыннан ук Кызыл Армия составына тагын 5 млн. нан артык кеше чакырыла. Сугышның дүрт елы эчендә генә 34 млн. 476 мең 700 совет кешесе армия сафларына мобилизацияләнә.


1418 көнгә сузылган канкойгыч сугышта 27 млн. совет кешесенең гомере өзелә. Димәк, һәр тәүлектә 20 мең 896 кешенең җаны өзелгән дигән сүз.


Бөек Ватан сугышы елларында Совет Кораллы Көчләренең барлык югалтуы – 8 млн 668 мең 400 кеше. Советлар Союзы әлеге сугышта үз милли байлыгының 30 процентын югалта, 1710 шәһәр һәм бистәсе, 70 мең авылы җимерелә.


Бөек Ватан сугышы елларында 5,7 млн. хәрби әсирлеккә эләгә. Аларның 3,3 миллионы немец лагерьларында һәлак була.


Бөек Ватан сугышында Россиянең 5 миллионлап кешесе (!) хәбәрсез югалган санала.


Бөек Ватан сугышына Татарстаннан барлыгы 700 мең кеше киткән, шуларның 10 меңе – хатын-кыз. 350 меңе кире кайтмаган, шулардан 219 меңе хәбәрсез югалган санала.


«Казан каймасы» – Бөек Ватан сугышы вакытында Казан шәһәрен саклау максатыннан 1941–1942 елларда төзелгән сак чиге. Танкларга каршы тору өчен 331 км озынлыкта окоп казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 зенит ноктасы, 419 землянка корыла. Аныә чикләре бүгенге Апас, Буа, Кайбыч, Спас һәм Тәтеш районнарыннан үтә.


Татарстаннан Бөек Ватан сугышына китүчеләр турындагы мәгълүмат 28 томлык Хәтер китабына тупланган, шулай ук электрон мәгълүмат базасы да бар. Әлеге базага 403 мең кешенең исеме кертелгән.


Татарстанда туган 186 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән, тагын 190 кеше әлеге исемгә тәкъдим ителеп тә, алмыйча калган. 46 кеше – Дан орденының тулы кавалеры. 100 мең татарстанлы орденнар белән бүләкләнгән.


Сугыш елларында татарстанда барлыгы 11 мең По-2 бомбардировщигы, 10 меңнән артык Пе-2 пикировщигы, 77 бронекатер, «Катюша» өчен 1 млн. Реактив заряд җитештерелгән. Фронтка барлыгы 131 млн. пот икмәк, 59 млн. пот ит, 39 млн. пот бәрәңге озатылган.


Тылда каһарманнарча тырышып эшләгән 4200 татарстанлы бүләкләнгән. Республика халкы иганәгә барлыгы 262 млн. сум акча җыйган. Барлыгы 42 мең л донор каны тапшырылган, шуның 12 мең литры фронтка җибәрелгән.


Сугыш елларында Татарстан госпитальләрендә барлыгы 324 мең яралы һәм авыру сугышчы дәваланган, шулардан 207 меңе кабат фронтка киткән, бу үзе  – 20 хәрби дивизия дигән сүз.


Татарстанда хәзер 96 Мәңгелек ут мемориалы бар. Шулардан 24 е даими эшли, калганнарын тантаналы чаралар вакытында гына кабызалар.


Казанда Җиңү паркы 1995 елда Җиңүнең 50 еллыгына багышлап ачылган иде. Әлеге парк 58 га мәйдан били. Аның 36 гектары –агачлыклар, 4 гектары – күл.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ