Логотип Магариф уку
Цитата:

Алексеевск бистәсендә «Тәрбия баскычлары» дип аталган чара узды

Чараның максаты – һәр авылның бала тәрбияләгәндәге үзенчәлекләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу. Районның татар авылларыннан җыелган «Ак калфак» җәмгыятьләре вәкилләренең чыгышы залда утырган тамашачыны...

Чараның максаты – һәр авылның бала тәрбияләгәндәге үзенчәлекләрен күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу. Районның татар авылларыннан җыелган «Ак калфак» җәмгыятьләре вәкилләренең чыгышы залда утырган тамашачыны дулкынландырды да, уйландырды да. Зур Тигәнәле авылыннан килгән «Хыял» фольклор төркеме, мәсәлән, кыз баланың туганнан алып кияүгә чыкканчы ата- ана биргән үгет-нәсыйхәтне үз эченә алган композиция әзерләгән. Урта Тигәнәлеләр тәрбия юнәлешендәге үз алымнары белән уртаклашты. Башкалар да калышмады. Җыр-биюләргә үрелеп барган бәйрәм чарасы фойеда татар халкы яратып уйный торган уеннар һәм чәй эчү белән тәмамланды.


WhatsApp Image 2018-04-18 at 17.29.12 (1) WhatsApp Image 2018-04-17 at 18.23.40


«Тәрбия – заманыбызның көнүзәк мәсьәләсе. Яшьләребезне телебезне, динебезне, милләтебезне саклардай, аларны киләчәк буыныбызга да тапшырырдай итеп әзерлик дисәк, иң беренче эш итеп тәрбиягә игътибар бирергә кирәк. Мөстәкыйль рәвештә интернеттан үзләре теләгән мәгълүматны алырга сәләтле, экрандагыча яшәргә өйрәнгән балаларыбызны менә шушындый мәдәни чараларга күбрәк тартырга, гаиләдә дә бу мәсьәләне беренче планга куярга тиешле. Тәрбияле милләтнең генә киләчәге бар», – ди чараны оештыручы Алексеевскиның «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Алсу Нәҗми. Димәк, мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.DSCF5764

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ