Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ана мәктәбе»ннән – һөнәри белемгә

(Төркия милли мәгариф системасының төп юнәлешләре)Илсөяр РӘМИЕВА,Төркиядәге Окан университетының гуманитар фәннәр факультеты рус теле кафедрасы  укытучысы, филология фәннәре кандидаты1923 елда Мостафа...

(Төркия милли мәгариф системасының төп юнәлешләре)
Илсөяр РӘМИЕВА,

Төркиядәге Окан университетының гуманитар фәннәр факультеты рус теле кафедрасы  укытучысы, филология фәннәре кандидаты


1923 елда Мостафа Кемаль Ататөрек җитәкчелегендә яңа Төркия җөмһүрияте төзелгән чорда Төркия милли мәгариф системасының тәүге нигез ташлары да салына. Озак та үтми илдәге барлык уку йортлары Мәгариф министрлыгына (идарәсенә) буйсына башлый.


Төркия җөмһүрияте яшьләрнең саны күп булу белән аерылып тора. Рәсми статистика буенча, бүген Төркиядә 75 миллион кеше яши. Аларның 25 миллионы әле 19 яше дә тулмаган яшьләр, ягъни илдәге халыкның өчтән берен мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар тәшкил итә. Төркиядәге уку-укыту системасы Россия мәгариф системасыннан аерылып тора.


Хәзерге вакытта Төркия җөмһүриятендә 12 еллык мәктәп системасы эшләп килә. Соңгы берничә ел эчендә мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрелде. Нәтиҗәдә башлангыч мәктәп элеккеге 5 еллыктан – 4 еллык итеп, урта мәктәп – 3 еллыктан 4 еллык итеп үзгәртелде. Лицейда уку 4 ел дәвам итә. Дәресләр инглиз телендә алып барылган лицейларда, өстәмә бер ел инглиз телен өйрәнелгәнлектән, уку 5 ел дәвам итә.


Башлангыч мәктәп. Күп кенә илләрдәге кебек, балалaр, 3 яшьтән башлап, «Ана сыйныфлары»на (Ana Sınıfı) йөри башлый. Аларда 3–6 яшьлек балалар мәктәпкә әзерлек үтә, һәм әлеге хезмәт дәүләт мәктәпләрендә яисә хосусый балалар бакчаларында күрсәтелә. Балаларның күпчелеге «Ана сыйныфлары»на йөрми, әниләре тәрбиясендә була. Шулай да соңгы вакытта Төркиядә хосусый балалар бакчаларының саны арту күзәтелә. Бу – эшләүче төрек хатын-кызларының торган саен күбрәк була баруы һәм соңгы елларда балаларга мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүгә дәүләт дәрәҗәсендә игътибар көчәю белән бәйле.


«Ана сыйныфлары»ндагы балалар рәсем ясыйлар, уеннар уйныйлар, уеннар ярдәмендә хәреф танырга, санарга, укырга өйрәнәләр. Дәүләт мәктәпләрендә ачылган «Ана сыйныфлары»нда түләүсез белем бирелә.


Башлангыч мәктәпкә балалар бик иртә – 66 айлык вакытында, ягъни 5 яшь ярым булгач кабул ителә. Бу – соңгы елларда кабул ителгән һәм җәмгыяттә бәхәсләргә сәбәп булган яңалыкларның берсе. Берничә ел сыналганнан соң, күп кенә психолог һәм педагоглар бу яңалыкның ялгыш булуы һәм мәктәпкә иртә бирүнең балалар психикасына начар тәэсир итүе турында сөйли, яза башладылар.


Мәктәптә дәресләр 9.00–15.00 сәгатьләр арасында уздырыла. 6 яше дә тулмаган балага көн буе парта артында утыру авырга туры килә. Элекке елларда дәреслекләрне ата-аналар үзләре сатып алалар иде, соңгы 10 елда алар балаларга дәүләт тарафыннан бүләк ителә башлады. Ата-аналар үзләре дә мәктәпкә ярдәм итеп торалар. Һәр мәктәптә, сыйныфта ата-аналар комитеты эшли. Ата-аналардан җыелган акча сыйныф бүлмәсен ремонтлау, техник җиһазлар, шкафлар, пәрдәләр сатып алу кебек чыгымнарга тотыла. Башлангыч мәктәптә, Россиядәге кебек, бер генә укытучы белем бирә, һәм төрек теле (10 сәгать), математика (5 сәгать), тормыш билгесе (4 сәгать), рәсем (1 сәгать), музыка (1 сәгать), физкультура (5 сәгать) дәресләре – атнага барлыгы 26–27 сәгать дәрес укытыла.


Башлангыч мәктәпне тәмамлаган балалар урта мәктәпкә күчәләр. Элекке елларда балалар беренчедән сигезенче сыйныфка кадәр бер үк мәктәптә белем алалар иде. Соңгы елларда исә башлангыч һәм урта белем бирә торган мәктәпләр аерылды. Һәр мәктәптә спорт залының һәм ашханәнең булмавы әлеге реформаның җитешсез ягы булып тора.


Урта мәктәптә укытыла торган предметлар һәм дәресләрнең саны арта, төрле укытучылар белем бирә башлый. Атналык дәресләр саны 36–37гә җитә: чит тел (4 сәгать), төгәл фәннәр (4 сәгать), гуманитар фәннәр (3 сәгать), дин (2 сәгать), технология (2 сәгать) дәресләре укытыла. Мәҗбүри дип саналган дәресләрдән тыш, хәзер укучылар атнага 6 сәгать өстәмә дәрес тә алырга тиеш. Бу үзгәреш балаларга нагрузканы тагын да арттырды.


Сигезенче сыйныф бик әһәмиятле һәм җаваплы ел булып тора, чөнки уку елы дәвамында балалар ике тапкыр уртак сынауга керәләр. Бу сынау алты предметтан – төрек теле, математика, фән белемнәре (төгәл фәннәр), гуманитар фәннәр, инглиз теле, дин дәресләреннән уздырыла. Сынау нәтиҗәләре буенча, балалар лицей системасына укырга күчә. Лицейга керү сынаулары Россиядәге ЕГЭ сынавына бик охшаш. Кайсы лицейга бару мәсьәләсен балалар үз теләкләре, юнәлешләре һәм җитәрлек баллары буенча сайлап ала. Лицейлар профиль буенча ике төргә: гомуми белем һәм техник-һөнәри белем бирә торган лицейларга бүленә. Гомум белем бирә торган лицейларны тәмамлаган балаларның күбесе укуларын университет системасында дәвам иттерә. Техник-һөнәри белем бирә торган лицейны тәмамлаган укучылар үзләре сайлап алган белгечлек буенча эшли ала яисә укуын университетта дәвам иттерә.


Башлангыч мәктәпне тәмамлаган балалар, үз теләкләре буенча, укуларын дини белем бирә торган мәктәпләрдә дәвам иттерә ала. Элегрәк дини белемне кызлар һәм ир балалар өчен аерым махсус лицейларда алып була иде. Соңгы елларда исә V–VIII сыйныфларда да дини юнәлештә белем бирә торган мәктәпләр ачылды.


Төркиядәге укыту системасында лицейларга зур әһәмият бирелә, чөнки алар төп эшче көчне әзерли торган үзәкләр булып тора. Барлык лицейлар заманча җиһазландырылган, ашханәсе, спорт залы булган биналарда урнашкан. Шулай ук зур холдинглар да, үзләре өчен эшче көчләр җитештерү максатын күздә тотып, лицейлар ачалар, төрле профессия ияләрен әзерлиләр.


Хосуси мәктәпләрдәге укыту системасы эчтәлек ягыннан дәүләт мәктәпләреннән әллә ни аерылмаса да, бу мәктәпләр чит телнең һәм кайбер предметларның тагын да тирәнтен укытылуы белән аерылып тора. Аларда инглиз теле генә түгел, башка европа телләре дә укытыла. Бу төр мәктәпләрдә шахмат, бию, балет, рәсем, спорт кебек дәресләр дә укытыла.


Дәүләт һәм хосуси мәктәпләрдән тыш, Төркиядә чит ил мәктәпләре дә бар. Болар – Америка, Италия, Франция, Австрия, Германия лицейлары. Бу лицейларда гуманитар фәннәрдән тыш (төрек теле, әдәбият, география, тарих), башка барлык дәресләр шул илнең телендә алып барыла. Андый лицейларда белем алыр өчен, балалар бер ел дәвамында хәзерлек сыйныфында укыйлар һәм дәресләрне чит телдә укый-аңлый алырлык дәрәҗәгә ирешәләр. Бу лицейларда уку бик дәрәҗәле санала, һәм аларга бик яхшы укучы балалар гына кабул ителә. Чит ил мәктәпләре түләүле, әмма гомуми имтиханнаннардан бик әйбәт баллар җыйган берничә укучыга стипендия бирелә һәм алар түләүсез белем алу мөмкинлегенә ия була.


Хәзерге вакытта Төркиядә 30га якый лицей Халыкара бакалавр (İB – İnternational Baccalaureate) системасы буенча укыту алып бара. IB дипломы булган укучылар дөньяның теләсә кайсы университетына укырга җиңел керә ала.


Югары белем бирү системасы. Лицейда укуның соңгы елында югары уку йортларына керү өчен имтиханнар уздырыла. Бүген Төркиядә 109 дәүләт университеты эшләп килә. Дәүләт университетлары белән беррәттән, хосуси (түләүле) уку йортлары да бар.


Белем алыр өчен, Төркиягә төрле илләрдән укучылар да килә. Төркиядә алынган диплом Америка һәм Европада гамәлдә санала. Университет системасы Европа стандартларына яраштырып үзгәртелде һәм укыту бөтен Европа өчен уртак булган Болонья системасы буенча алып барыла.


Гомумән алганда, университетларда укытучылар – ихтирамга лаек, үз эшен яратып башкаручы белемле шәхесләр. Россия системасыннан аермалы буларак, университетны тәмамлаган һәр белгеч дәүләт мәктәпләрендә эшли алмый. Моның өчен дәүләт комиссия тарафыннан оештырылган, тест формасында өстәмә сынауларда югары балл алу кирәк. Дәүләти мәктәпләрдә эшләүче мөгаллимнәрнең хезмәт хаклары да югары, пенсияләре дә зур. Дәүләти югары уку йортларында эшләп билгеле бер баскычка күтәрелгән галимнәргә, дәрәҗәле укытучыларга, аларның гаилә әгъзаларына Европага визасыз чыгу мөмкинлеге – яшел паспорт та бирелә.


Төркия милли мәгариф системасының төп үзенчәлеге һәм безнең өчен үрнәк алырлык ягы – ул милли рухта тәрбия бирүдер, мөгаен. Милли рухта тәрбия бирү, беренче булып, милли байракка булган зур ихтирам белән башланып китә. Һәр атнаның башы һәм ахырында, барлык укучылар, тезелеп басып, «Бәйсезлек» гимнын («İstiklal Marşı») җырлыйлар. Борынгы төрки тарих, ислам тарихы кебек милли тәрбиянең төп нигез ташларын тәшкил иткән мөһим зурлыклар балаларның күңеленә бик кечкенә яшьләрдә үк салына башлый. Ак белән караны аера белү, гаиләдә һәм җәмгыятьтә үз-үзеңне тота белү, олыларга ихтирам, кечкенәләргә ярдәм итү, сабыр һәм түземле булу, башкаларга мөнәсәбәттә яхшы мөгамәләдә булу өйрәтелә. Мәктәп укучыларының яттан сөйли торган «Ант»ының төп мәгънәсе мондый:


«Мин – төрек, тугры һәм эшчән. Яшәү нигезем – кечкенәләргә мәрхәмәтле булу, өлкәннәрне ихтирам итү. Ватаным һәм милләтемне үземнән дә артык ярату. Идеалым – бөеклеккә ирешү һәм алга китү. Әй бөек Ататөрек! Максатыма ирешү өчен, Син күрсәткән эздән юлымны дәвам итәчәгемә ант эчәм. Бөтен гомеремне төрек халкының киләчәге өчен багышлыйм. Нинди зур бәхет ул – төрек булып яшәү!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ