Логотип Магариф уку
Цитата:

Аналарны айнытабыз!

Республикада бер ел элек “Аеклык ноктасы” исемле проект эшли башлаган иде. Нәрсә дигән сүз бу? Балалары булган эчкече аналарны дәвалыйлар, эшкә урнаштыралар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булсалар...

Республикада бер ел элек “Аеклык ноктасы” исемле проект эшли башлаган иде. Нәрсә дигән сүз бу? Балалары булган эчкече аналарны дәвалыйлар, эшкә урнаштыралар, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булсалар, балаларын кире кайтарырга ярдәм итәләр. Әлбәттә, хатын-кызларның үз теләге, максаты булырга тиеш.


“Узган ел проектта 30-40 яшьләрдәге 47 хатын-кыз катнашты,- диде балигъ булмаган балаларны һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина. – Әлбәттә, проектта катнашучыларның барысы да туры юлга басмады. Шулай да күп аналар бүгенге көндә балалары белән кушылды, ирләре белән тулы гаилә булып яши. Узган ел Казан, Әлмәт, Бөгелмә кебек шәһәрләргә тукталсак, быел проектта катнашырга – Арча, Балтач, Саба, Кукмара районнарыннан да теләк белдерделәр. Кызганыч, авыл җирләрендә дә эчкече аналар шактый. Мисал өчен быелгы “Аеклык ноктасы”нда 45 хатын-кыз катнаша, аларның 94 баласы бар. Күбесенең балалары үзләре белән яшәми. Димәк, бу хатын-кызларга йөрәк парәләрен кире кайтару өчен бер дигән форсат. Акылга килеп, эчмичә, матур тормыш башлый алсалар, барлык дәүләт оешмалары да аларга йөз белән борылачак. Шул исәптән, туганнары да”.


“Аеклык ноктасы” проектын киләчәктә башка шәһәр, районнарда яшәүче хатын-кызлар белән дә үткәрергә ниятлиләр.


Р. ФАЗЫЛОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ