Логотип Магариф уку
Цитата:

Ата-аналар татар теленнән Бердәм республика имтиханын тапшырачак

17 апрельдә ата-аналар татар теле буенча бердәм республика тестын тапшырачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте...

17 апрельдә ата-аналар татар теле буенча бердәм республика тестын тапшырачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Татар теле буенча БДИ өч дәрәҗәдә оештырылачак: милләте татар булмаган катнашучылар өчен, татар телен база дәрәҗәсендә белүче катнашучылар өчен, татар телен камил дәрәҗәдә белүчеләр өчен.


Казан шәһәрендә акция 127 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында, Х.Мәүләтов урамы 15 нче йортта уздырылачак. Башлану вакыты 9.45.


Муниципаль районнарда акциянең уздырылу урыннары хакындагы мәгълүматны мәгариф бүлекләреннән белергә мөмкин.


Имтиханны министр Рафис Борһанов та тапшырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ