Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе авылны саклый

Халыкта “булдыклы кешеләр авылдан чыга” дигән гыйбарә яшәп килә. Салада туып, гап-гади авыл мәктәбендә укып, тормышта зур уңышларга ирешкән затларыбыз шактый. Әлбәттә, һәркайда да мәгариф җирлеге бердәм, аны шәһәрнекенә, яки авылныкына аеру булырга тиеш түгел кебек. Заман барлык мәктәпләрдән дә заманча фикерләүче, әйдәп баручы, ыгы-зыгылы дөньяда югалып калмаслык затлар тәрбияләп чыгаруны бурыч итеп куя. Димәк, уку-укыту процессын оештыруда аермалыклар булмаска да мөмкин. Шул ук вакытта авыл мәктәбенең үзенчәлекләре барлыгын да танырга кирәк.

Авыл мәктәбе – милли мәктәп

Дистә еллар дәвамында республиканың Кукмара районында башта мәгариф бүлеге, аннан мәгариф идарәсе белән җитәкчелек итүче, бу өлкәдә “йөз пот тоз ашаган”, педагогика фәннәре кандидаты Роберт Мияссәр улы Мансуров фикеренчә, сала мәктәбенең үзенчәлеге авылның яшәеш, миллилек, хуҗалык итү үзенчәлекләре, авыл халкының менталитеты белән нык бәйләнгән. Кукмара республикада авыл мәктәпләре күп булган төбәк санала. Районда татарлар, удмуртлар күпләп яши, марилар да бар. Менә шул җирлектәге традицияләрне исәпкә алып, татар авылы икән – татар мәктәбе, удмурт авылы икән – удмурт мәктәбе, мари авылы икән –  мари мәктәбе эшләп килә. Укытучылары да – шул милләт кешеләре. Бөтен тәрбия эше, укыту да, нигездә, ана телендә алып барыла. Димәк, әле ул – милли мәктәп тә.

Соңгы берничә елда республика дәрәҗәсендә авылларны саклап калу мәсьәләсе еш күтәрелә. “Авыл – милләтне, телне саклаучы” сүзләр дә еш әйтелә (телне саклау дигәндә, татар теленнән тыш, чуваш, удмурт, мари, мордва телләре турында да онытырга тиеш түгелбез). Шәһәр җирлегендә исә татар теленең көндәлек тормыш өчен кирәк телгә әйләнә алмавы бу сүзләрнең хаклыгын тагын бер кат раслый. Бәлки шуңадыр шәһәрләрдә милли мәктәпләрне бармак белән генә санарга мөмкин.


Бакчада да, Сабантуйда да, сайлауда да


Авыл мәктәбенең  тагын бер аермасы шунда: ул үзенең көнкүрешен дә үзе кайгыртырга тиеш: мәктәпне җылытуны, башка көнкүреш мәсьәләләрен директор хәл итә. Җирлектә, урта мәктәпләрдән тыш, башлангыч мәктәпләр дә эшләп килә. Балалар бакчалары да, башлангыч мәктәпләр дә шушы урта мәктәпкә буйсына. Урта мәктәпләр аларга хуҗалык ягыннан да, методик, укыту-тәрбия эшчәнлеге ягыннан да булыша, контрольдә тота. Шул яктан караганда да, урта мәктәпнең җаваплылыгы зур икәнлеген аңларга мөмкин.

Авыл мәктәбе социаль-педагогик комплекс ролен дә үти. Мәктәпнең спорт мәйданчыгы җәен, кышын авыл баласы өчен дә, шәһәрдән әби-бабасына кунакка кайткан бала-чага өчен дә ял итү, туп тибү – бер җилләнеп алу урынына әйләнә. Авыл мәктәбе каршындагы бакчасы (кайбер мәктәпләрдә терлек-туар да асрыйлар), үзенә бер мәшәкать булуга карамастан, бер үк вакытта хезмәт тәрбиясе чарасы булып тора. “Ул бакчаны тотасың икән, укучылар хезмәте белән, яшелчәсен, җиләк-җимешен әзерләп, бушлай тукландыруны оештырырга була. Бу, беренче чиратта, баланың сәламәтлеге өчен кирәк. Шул ук вакытта бу – тәрбия чарасы да, -  ди бу уңайдан Роберт Мансуров. – Авыл җирлеге мәктәбе, беренче чиратта, шул төбәкнең һөнәрчеләрен, терлекчеләрен, механизаторларын тәрбияләп чыгарырга тиештер. Сүз дә юк, сәләтле укучылардан агрономнар, механик-инженерлар, шундагы җитәкчеләр, бригадирлар әзерләргә кирәк. Шулай булмаса, шәһәрдән авылга беркайчан да кайтмаячаклар. Балаларда туган авылына, үз районына мәхәббәт, үз гаиләсенә тугрылык тәрбияләү зарур”. Җирне хуҗалы итү, яшьләрне авылда калдыру бурычы да авыл укытучысына йөкләнә икән. Хәер, монысы инде глобаль бурычлардан санала.

Соңгы мәгълүматлар буенча, 2013 елда гомумбелем бирү учреждениеләрендә педагогик хезмәткәрләрнең уртача эш хакы 26 мең сумнан артып киткән. Әмма авыл мәктәбенә, бик яхшы сыйфатлы белем күрсәтү өчен, көчне икеләтә-өчләтә куярга кирәк. Укытучыга, төп эшенән тыш, бетмәс-төкәнмәс җәмәгать эшләре дә өелә, сайлау вакытында да ул башлап йөри, авыл көннәре, Сабантуй, төрле җыен кебек мәдәни-агарту эшләренә дә җәлеп ителә, ата-аналар белән дә эшли. Вакыты белән укучыны гына түгел, әти-әнине дә тәрбияләргә кирәк була.


Алда да, артта да – Балык Бистәсе


Татарстандагы иң яхшы 100 авыл мәктәбе рейтингы укыту нәтиҗәләренә бәйле төзелгән: монда Бердәм дәүләт имтиханында һәм 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда Дәүләт йомгаклау аттестациясендә (ГИА) катнашучылар, рус теле һәм математика буенча уртача билгеләр, шушы ук фәннәрдән БДИ баллары, башка фәннәрдән 80 һәм аннан да югарырак баллар, республика олимпиадаларында җиңүчеләр, аттестат алмаучылар саны кебек күрсәткечләр исәпкә алынган.

Беренче унлыкта – Саба, Буа, Кайбыч, Әлки, Арча, Балык Бистәсе, Чирмешән, Кукмара районы мәктәпләре. Дөрес, теләсә кайсы рейтинг ул – шартлы күрсәткеч. Әйтик, Балык Бистәсе районының берничә авылы иң яхшы авыл мәктәпләре арасына кергән, әмма белем сыйфаты буенча  рейтингта район иң соңгы урында тора. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык хисап коллегиясендә Хөкүмәт рәисе Илдар Халиков та белем бирү учреждениеләрен бәяләүдә имтихан һәм олимпиада нәтиҗәләре бердәнбер критерий булырга тиеш түгеллеген ассызыклады. Авыл мәктәпләре рейтингында берьюлы тугыз мәктәбенә урын табылган Кукмара мәгарифе өчен җаваплы Роберт Мансуров үзе башка критерийларны да китерә: “Без оптимальләштерү елларында мәктәпләрне саклап калдык. Мәктәпне бетереп, берләштереп кенә сыйфатны ясалма рәвештә яхшыртып булмый. Һәр мәктәпнең үз традициясе, үз йөзе бар. Без Бердәм дәүләт имтиханы, Дәүләт йомгаклау аттестациясе, олимпиадалардан тыш, физик культура, спорт, сәламәтләндерү, техник иҗат белән бәйле программаларны тормышка ашырабыз. Патриотик тәрбия, сәнгать юнәлешләре, тәрбиянең аерым аспектлары буенча системалы эш алып барырга тырышабыз”, - диде.

Соңгы берничә елда министрлык милли мәктәпләргә йөз белән борылды. Чираттагы рейтинг та – шуның ачык мисалы. Әлеге рейтинг Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) үзәккә куя. Монда ул, тагын да аныкланып, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганда татар теле буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА) яңа формада тапшырган укучыларга бәйле күрсәткечләрне ачыклый. Шулай ук татар, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрендә белем алучы укучылар, татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр турындагы мәгълүмат исәпкә алынган.

2013 ел йомгаклары буенча милли мәгариф юнәлешендә лидерлыкны Әтнә районы яулаган. Актаныш, Мамадыш, Балтач, Мөслим, Арча, Саба, Кукмара кебек авыл районнары “иң яхшы унлыкта” үз урыннарын тотрыклы саклап калган. Апас, Бөгелмә, Теләче, Ютазы, Питрәч районнары милли юнәлештә үз күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан. Шул ук вакытта Әлмәт, Буа, Зәй, Нурлат районнарында нәтиҗәлелекнең шактый кимүе күзәтелә. Рейтингтагы позицияләрнең үзгәрү укучыларга туган телдә белем бирү күрсәткече кимү һәм 9 нчы сыйныф укучыларының татар теленнән яңа формада үткән йомгаклау аттестациясендә катнашучыларның саны аз булуга бәйле.


Авылларда күпкә югары


Шушы рейтинглар белән җентекләп танышып чыгу билгеле бер авыл районнарында һәм билгеле бер мәктәпләрдә теге яки бу параметрлар буенча сыйфат мәсьәләсенең ничек торуын күрергә мөмкинлек бирә. Авыл районнарындагы мәктәпләрнең белем бирү өлкәсендә барган процессларда актив катнашуы турында сөйли. БДИ тапшырасы предметлардан дәресләрдә терминнарны татар һәм рус телләрендә аңлатып, имтиханнарга рус телендәге китаплардан әзерләнсәләр дә, милли мәктәпләрдә укытучылар сер бирми, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә тырыша.

2012-2013 елларда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханыннан республика буенча уртача балл 64,3-67,3 булса, йөзлеккә кергән авыл мәктәпләренең (алар арасында татар мәктәпләре дә күп) күрсәткечләре 85тән дә артып китә. Математика буенча уртача баллар республика буенча 48,6-56,6 ны тәшкил итсә, йөзлеккә кергән мәктәпләрдә – күпкә югары (78,80 балл).

2013 елда республикада ике укучы гына Бердәм дәүләт имтиханында 3 фәннән йөзәр балл җыйды. Шуның берсе Кукмара районының Зур Сәрдек гимназиясе укучысы Гөлназ Садриева иде. Ул рус теленнән, химиядән һәм биологиядән иң югары күрсәткечләргә ирешкән. Димәк, авылда эшләүче уку йортларының, укытучыларның һәм укучыларның да потенциалы зурдан.


Категориядәме хикмәт?


ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы йөзлеккә кергән авыл мәктәпләренә куйган критерийларны кулланып, бөтен районнар буенча сыйфатны ачыклап, 2013 ел нәтиҗәләрен чыгарган. Беренче унлыкта – Бөгелмә, Саба, Мамадыш, Арча, Буа, Нурлат, Балтач кебек авыл районнары. Шул ук вакытта рейтинг ахырында да Балык Бистәсе, Әгерҗе, Югары Ослан, Ютазы, Лаеш кебек районнар барлыгын танырга туры килә.

 Анализ күрсәткәнчә, вәзгыятьнең мондый булуы урыннарда методик хезмәтнең белем бирү процессын тиешенчә оештыра һәм эчтәлеген тәэмин итә алмавына бәйле, дип аңлата министрлык вәкилләре.

“Ни өчен Бөгелмә районы инде икенче ел әйдәп бара?” дигән сорауга җавап биреп, министрлык вәкилләре бу җирлектә мәгариф өлкәсе өчен җавап бирүчеләрнең тәҗрибәсе бик зур булуы, алай гына түгел, бу тәҗрибәнең дөрес, системалы итеп оештырылган методик хезмәт эшчәнлеге белән үрелеп баруын әйтә. Монда педагоглар белем бирү алымнарын, технологияләрен даими камилләштереп тора. Ә районның методик хезмәте алдынгы методик тәҗрибәне гомумиләштерә һәм тарата.

Авыл мәктәпләре буенча күрсәткечләр нәрсә күрсәтә соң? Бүгенге көндә авыл җирлегендәге уку йортларында эшләүче 13902 укытучының 11944е – югары белемле, бу барлык укытучыларның 85,9 процентын тәшкил итә. Аларның 1306сы (9,39 процент) – югары категориягә, 6790ы (48,8 процент) – беренче категориягә, 2158е (15,5 процент) икенче категориягә ия. Югары һәм беренче категориягә ия укытучылар Арча (81,7 процент), Кукмара (80,9), Балтач (79), Кайбыч (78,7), Азнакай (74,8), Тәтеш (72,6), Чүпрәле (71,5) районарында күпчелекне тәшкил итә.

Ә бүгенге шартларда квалификация күтәрү генә җитәме икән? Безнең фикеребезчә, бар да укытучы шәхесенә барып тоташа. Квалификация күтәргәнче, иң элек, укытучыларны әзерләү юнәлешенә игътибарны көчәйтергә кирәкмиме икән? Сер түгел: берара педагогик юнәлештә белгечләр әзерләп чыгаручы югары уку йортларында башка җиргә керә алмаганнар, я, булмаса, диплом алып чыгуны гына максат итеп куйганнар “белем” алды. Бик сирәкләре генә мәктәпкә барып, яхшы укытучы булуга иреште.

Белем сыйфаты турында авыз тутырып сөйләр өчен, укытып чыгу гына түгел, бәлки аларның үз белгечлекләре буенча китүчеләрне яки китмәүчеләрне дә, ягъни мәктәпләрнең укытучылар белән тулысынча тәэмин ителгән булуын истә тотарга да кирәк. Моңа педагогларның август киңәшмәсе вакытында министр Энгель Фәттахов та басым ясады. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта авыл мәктәпләрендә педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш 99,9 процент тәшкил итә. Әмма математика, физика, информатика, химия кебек Бердәм дәүләт имтиханы бирә торган төгәл фәннәрдән укытучылар җитешми. Республикада кадрлар әзерләнми түгел, җитәрлек әзерләнә кебек. Мәсәлән, 2013 елда педагогика юнәлешендә эшләүче 4 вузны һәм 10 махсус уку йортын 2461 кеше тәмамлаган. Махсус бүленеш буенча җибәрелгән 989 белгечнең 265е авыл мәктәпләренә урнашкан. Август киңәшмәсендә Ютазы, Баулы, Әгерҗе, Минзәлә, Спас районнарында кадрлар җитешмәве турында хәбәр ителгән иде. Министрлыкның “Югары сыйфат өчен” рейтингында Ютазы һәм Әгерҗе районнарының ахыргы урыннарны биләү сәбәпләрен бәлки кадрлар белән җитәрлек тәэмин ителмәгәнлек белән дә бәйләп карарга кирәктер?

Питрәч районының Татар Тау Иле урта мәктәбе директоры Раилә Мифтахова хәбәр иткәнчә, яшьләр авыл мәктәпләренә кайтыр иде дә, аларга анда урын юк. Чөнки күрше авылларда татар мәктәпләре ябылган, анда эшләүче кайбер укытучылар Татар Тау Иле урта мәктәбенә эшкә урнаштырылган, пенсия яшендәге укытучыларның да китәсе килми. Коллективтагы укытучыларның уртача яше 44 яшь тирәсендә тибрәлә (азмы-күпме икәнен һәр кеше үзенчә бәялидер). Заманча технологияләр дә ят түгел аларга. Раилә Мифтахова, үзләрендә барлык укытучыларның да WiFi аша интернетка тоташкан ноутбуклар белән эшләвен уңай бәяли. Мәктәптә 16 компьютер, 3 интерактив такта, 4 экран, 5 видеопроектор бар. “Әлбәттә, ноутбуклар эшне җиңеләйтә: интернетка чыгып, дәрескә кирәкле материал табасың. Әмма интернет һәрвакытта да булмый. Шунлыктан электрон журналларны дәрестән соң тутырырга туры килә. Кайбер көннәрдә бу өстәмә мәшәкать булып өйгә дә кайта”, – ди ул. Күп кенә укытучылар вакыты белән интернетка бәйле проблемалар килеп чыгуын әйтә.

...Укытучылар заманча технологияләргә ияләшә тора, республика җитәкчеләре дә бу технологияләрне активрак кулланырга өнди тора. Шулай булмыйча, ата-аналар да заманча технологияләр белән кызыксына хәзер. Әнә Теләчедә – ата-аналарның 99 проценты, Балтачта – 98 проценты, Яңа Чишмәдә 96 проценты балаларының ничек укуын смс аша контрольдә тота. Интернет кына эшләсен.


 Римма Гатина

Фото: ©«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ