Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар сөенде!

Апас районы Олы Бакырчы авылында яшәүче Әмирхановлар, урамның бөтен бала-чагысының күңелен күрде – яңа аертылган бал белән сыйлады.Галимҗан абый белән Гөлинә апа хуҗалыгында 25ләп баш умарта бар. Әле...

Апас районы Олы Бакырчы авылында яшәүче Әмирхановлар, урамның бөтен бала-чагысының күңелен күрде – яңа аертылган бал белән сыйлады.


Галимҗан абый белән Гөлинә апа хуҗалыгында 25ләп баш умарта бар. Әле җиде ел элек кенә бу эшкә алынган ир белән хатын, бүген чын профессионалга әйләнеп баралар: кортлар кышны исән-имин чыга, аларны качырмыйча, ел саен баш санын арттыралар. Балалар өчен бәйрәм ясау, Гөлинә апа теләге булган.


–Бал бәйрәмен узган ел да оештырдык. Ә быелгысы тагын да күңеллерәк булды,-ди Гөлинә апа. – Барлыгы 14 бала килгән иде. Капка төбенә табын әзерләп, күрше-тирәләрне, хәтта урамнан узучыларны да чәйгә чакырдык, яңа аертылган балдан авыз иттердек. Балаларга алдан ук әйтеп куйдым: һәрберегез шигырь сөйләргә, җырларга яки биергә тиеш. И, күңелле булды да соң! Кызым белән киленем, дүрт оныгым да кайткан иде. Коймаклар пешереп, мәтрүшкәле чәйләр эчтек. Балаларга коймакны балга манып ашагыз дигәч, барысы да шатланып тәлинкәгә үрелде. Аларга шулай кызык бит! Исән булсак, киләсе елларга да шулай табын корып утырыларны гадәткә кертербез дим.


3


Гөлинә апаның 98 яшьлек әнисе Майтап апа Зәйнетдинова да алардан ерак яшәми. Бал бәйрәменә ул да килгән иде. Балаларга изге теләкләрен әйтеп сәдака өләште.


Әмирхановларга беренче умартаны уллары Азат бүләк итә.


– “Пенсиягә чыккач бер юаныч булыр”,- дип Азат бер оя умарта алып кайтып бирде,- дип сөйләде Галимҗан абый. – Кем уйлаган, умартачыларга әйләнербез дим. Сыер, үгез асрауга караганда умарта тоту бик күпкә отышлырак. Балга чират торалар, өч литрлы банканы 1мең 200 сумга сатабыз. Бәясен дә арттырмадык, шуңа да сорау зур. Әйе, бал кортлары тоту зур хезмәт сорый. Ләкин аның каравы сентябрьдән мартка кадәр эше юк. Мөгезле эре терлеккә никадәр печән җыярга, иген табыштырырга кирәк. Узган ел инсульт булды, икенче төркем инвалид мин. Алланың рәхмәте, кортлар янында йөри торгач авырулар да онытылды. Шулай мәш килеп ятабыз...


Пенсиягә чыккач үзләре өчен яңа дөнья ачкан Әмирхановларга тигез, баллы тормыш телибез. Гел шулай шат күңелле, тормышны яратучы ир-хатын, кайгыртучан әти-әни, үрнәк дәү әти-дәү әни булыгыз.


Руфия ФАЗЫЛОВА


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ