Балтачта мәгариф оешмалары рейтингы нәтиҗәләре билгеле булды

Әлеге районда мәгариф оешмаларының 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча төзелгән рейтингы игълан ителде. Мәктәпләр төрле категориядә аерым билгеләнгән.

Урта мәктәпләр арасында Нөнәгәр мәктәбе (директоры — Нигъмәтҗанов Тәлгать), төп мәктәпләр арасында Субаш мәктәбе (директоры — Галиева Раилә), башлангыч мәктәп-балалар бакчалары арасында Улисьял мәктәп-балалар бакчасы (директоры — Кузьмина Татьяна Петровна), балалар бакчалары буенча Балтачның 3 нче балалар бакчасы (мөдире — Гөлфәмә Хәкимуллина) алдынгы урынга чыкты, дип хәбәр итә “Хезмәт” газетасы.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.